Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛЕФОННЫ ТИШКӘН БАРМАК

Бер көнне арып эштән кайттым. Хәл юк, шунда ук йокы урыныма аудым. Беләсезме, менә акыллы кеше тиз-тиз генә барлык эшләрен бетерер иде дә, йокларга ятар иде, ә мин 2 сәгать буе телефонда кыска-кыска мәгънәсез видеолар карадым. Арганлыгымны да аңлыйм, ләкин бармак барыбер шул телефон экранын тишмәкче булып маташа.

Йоклар алдыннан да, йокыдан уянгач та беренче булып телефонны кулга алу инде минем гадәткә әверелде. Ә менә телефонсыз минем көнем барырмы икән? Бер көнгә булса да буш контенттан арынырга булдым.

 

КҮЗӘТҮЛӘРЕМ:

Беренче кыенлык белән иртәнге аш вакытында очраштым. Гадәттә минем бер кулымда телефон була, һәм мин төне буена җыелган хатларга җавап биреп утырам. Икенче кул белән тиз-тиз үземә нәрсә булса да ашарга әзерлим. Бу көнне алай килеп чыкмады: тәмләп чәй эчә башладым, ә менә күзләремнең кая булса да төбәләсе килде. Игътибарымны кая юнәлтергә белмәдем, үземне ничектер ялгыз хис иттем.

Метрода да үземә урын таба алмадым. 20 минутлык юлны ничек үткәрим соң? Бигрәк күп икән бит бу вакыт, аны дөрес үткәрергә генә кирәк! Башымдагы уйларны барладым, көнгә планнар төзедем.

Бу көнне никадәр эшкә өлгергәнемне белсәгез иде!  Күпме күчерелеп килгән эшләремне, ниһаять, эшләп аттым. Минем өчен алар шулкадәр зур һәм авыр булып тоела иде, чынлыкта исә, алай булмаган икән. Мин үз-үземне алдап яшәгәнмен.

 

ИҢ МӨҺИМ АЧЫШ:

Бу көн эчендә мин нинди генә хис кичермәдем. Моңа кадәр мин ул эмоцияләремне басып килгәнмен. Ә төп «ярдәмчем» шул телефон булган да инде. Үз-үзем белән вакыт уздырасы урынга телефонга сузылганмын, табигать

матурлыгын да экран аша гына күргәнмен.

 

ФӘН НӘРСӘ СӨЙЛИ?

Гадәттә, телефон безгә рутинадан качарга булыша. Шушы мәгънәсез контент ярдәмендә үзебезнең тормышыбызны ничектер бизәмәкче булабыз. Әгәр дә көннәрегез кызыклы вакыйгаларга тулы булса, социаль челтәрләрне актарып утыру кирәк булмаска да мөмкин.

 

ТӘҖРИБӘМНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ:

Дуслар, без көн саен кая да булса ашыгабыз. Кулыбызда һәракыт телефон, ә анда күп очракта кирәкмәгән контент. Минутына 3-4 тапкыр телефонны ачып карыйбыз, нидер көтәбез, ә чынбарлык бит каршыбызда. Вакыт-вакыт күзебезне телефоннан күтәрер өчен генә булса да, бу экспериментны кабатлап карарга тәкъдим итәм.

Рәсем: Карина Логинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев