Бер көнне арып эштән кайттым. Хәл юк, шунда ук йокы урыныма аудым. Беләсезме, менә акыллы кеше тиз-тиз генә барлык эшләрен бетерер иде дә, йокларга ятар иде, ә мин 2 сәгать буе телефонда кыска-кыска мәгънәсез видеолар карадым. Арганлыгымны да аңлыйм, ләкин бармак барыбер шул телефон экранын тишмәкче булып маташа. Йоклар алдыннан да, йокыдан уянгач та беренче булып телефонны кулга алу инде минем гадәткә әверелде. Ә менә телефонсыз минем көнем барырмы икән? Бер көнгә булса да буш контенттан арынырга булдым.