ТАТАРЧА СМЕШАРИКЛАР
Кызык, 2003 елгы яшьләр «Ялкын» журналын укый микән? Нәкъ менә шул елны Россия телевидениесында күпләр хәзер дә яратып карый торган «Смешариклар» мультфильмы дөнья күрә. Мин исә бу язмамда әлеге мультсериалдагы персонажлар татар дөньясында нинди исемле булыр иде һәм нинди әдәби әсәрләр аларга күбрәк туры килер иде дигән фикерләрем белән бүлештем.
Копатыч/Аюп абый
Копатыч татарча Аюп булыр иде микән? (Аюп исеме «аю» сүзенә охшаганга). Мультфильм сюжеты буенча аңа 45 яшь, ә мин аны Әлмәндәр белән яшьтәш дип уйлаган идем. Ул иртән корт карый, кич алга-артка атына торган урындыкта М. Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала», Г. Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрләрен кат-кат караштырып чыга. Аннан иртә таңнан Фарсель Зыятдиновның «Ямь һәм тәм, яки Безнең бакча» китабыннан кишер яки кыярны кайчан утыртасын карап, тагын бакчасына түтәл казырга чыгып китә.
Бәрәш/Тәкәш
Депрессия, көз, сагыну… Башкача була да алмый, Тәкәш Г. Кутуйны укырга яратадыр кебек. Бу нечкә күңелле шәхескә илһам килсен өчен Х. Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Каеннар сары иде», Г. Тукайның «Пар ат», М. Җәлилнең «Җырларым», Р. Гаташ «Кал җырымда», Зөлфәтнең мәхәббәт шигырьләрен укырга кирәк. Шулай ук Тәкәш бөек язучыларның автобиографик әсәрләре белән кызыксына, аның китап киштәсендә Ә. Фәйзинең «Тукай» романы, Ф. Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала», М. Мә-ә-ә-ә-һдиев «Ачы тәҗрибә» әсәрләре урын ала.
Крош/Кереш
Сикергәләп йөргәнгә шундый исемле инде ул. Сез аңа 9 яшь икәнен белгән идегезме? Нигәдер ул «Сертотмас үрдәк», Ш. Галиевнең «Шәвәли маҗаралары»н һәм Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н укырга тиеш кебек, әмма китап укыр урынга, ул саф һавада туп тибүне кулай күрә.
Вәт, М. Мәһдиевнең төпсез тазыннан яки Хуҗа Насретдиннең мәзәк сүзләреннән көләр иде ул.
Ёжик/Керпекәй
Нигәдер бу күзлекле керпе-дус миңа А. Гыйләҗевне хәтерләтә. «Язгы кәрваннар» аудиокитабын тыңлаганда да нәкъ менә ул укыган кебек тоелды. Керпекәй шундый фәлсәфи китаплар, классик әсәрләрне, кайбер чакта Кереш укымаган маҗараларны үз итә. Мәсәлән, Л. Ихсанованың «Наил, Фаил һәм башкалар» повесте. Керпекәй Кереш белән гел бергә йөри чөнки, ул кечкенә чакта А. Алишның «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкиятен укыган.
Кар-Карыч/Гали Галиевич (Галиәсгар Камал)
Гали Галиевич аристократик йөзле, уйчан карга әфәнде. Ул «Беренче театр», «Җан Баевич», «Банкрот» пьесаларын яттан белә. Г. Исхакый, С. Максуди, Дәрдемәнд тормыш юлы белән кызыксына. «Гали- Галиевич» бигрәк тә Г. Исхакыйның «Хәят» романын ярата. Шуңа да карамастан, яшь Керпекәй һәм Керешкә драма жанрын Т. Миңнуллинның театр әсәрләреннән башларга киңәш итә.
Пин/РәсҮл
Машина мае, сварка күзлеге, бензин, солярка – болар барысы да Пин турында. Нигәдер башыма РәсҮл исеме килде, чөнки бу алман пингвины гел «нәтүрлих» дип «у/ю» авазларын «ү» гә үзгәртә иде (шулай исемен «ү»ләштереп укып карагыз).
Мондый машина җанлы «кешегә» әлбәттә М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повестен укырга кирәк, чөнки РәсҮл әсәрләрдән практик кулланыш таба. Очкычын төзеп бетерәсе бар бит әле аңа!
Гомумән, М. Юныс башта очучы, аннан диңгезче булып эшләгән. Аның «Дөнья гизү» триллогиясеннән Смешарик бик күп кирәкле мәгълүмат таба алачак.
Ә, онытып җибәргәнмен. Инструментлар белән бер киштәдә РәсҮлнең яңа китабы – Г. Гыйльмановның «Оча торган кешеләр» әсәре бар. Ул аны әле укый да башламады (һаман шул ремонт белән «пычрана»). Ничек уйлыйсыз, аңа ошар микән?
Совунья/Ябалак апа
Аның өендә киптерелгән юкә, әрем, мәтрүшкә исе, киштәләрендә төрле кайнатмалар, өстәлендә алма пирогы, аягында оекбаш яки башмак. Шуңа ул аш-су, табиблар киңәшләре яки халык медицинасы турында әсәрләр укый, аннан кабартма белән чәй эчәргә килгән кунакларына шуларның эчтәлеген чын итеп сөйли. Әйтик, Г. Ибраһимов «Ак чәчәкләр», Ш. Хөсәенов «Әни килде», Т. Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр» Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять» һәм, әлбәттә, Р. Хөсәенованың рецептлар китабы.
Нюша/Нурия (беренче авазлар охшашлыгы)
Типик яшүсмер кыз. Татар әдәбиятында нинди генә мәхәббәт тарихы юк! Аларның барысын да Нурия инде укып чыгарга житешкән. Әмма аңа ярты төн сукыр лампа яктысында укып, ярты көн төп геройлар өчен борчылып, укып бетергәч, ике сәгать үкереп елый торганы кирәк! Мәсәлән, Ч. Айтматов «Беренче мәхәббәт», Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр», М. Мәһдиев «Ут чәчәге» әсәрләре. Ара-тирә кызык өчен «Санта-Барбара» ише комедияләре дә килеп чыга шунда: «Илгизәр+Вера», «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин). Бәлки Нурия бу мәхәббәт тарихларында үзе дә буталып беткәндер, һәм «Сүнгән йолдызлар», «Галиябану», «Зәңгәр шәл» әсәрләрен дә бутыйдыр?
Лосяш
Ә менә бу сезгә җәйге өй эше. «Лосяш» татарча ничек булыр иде микән? (Минем өчен Поши инде)
Поши бар нәрсәне дә укый. Көнгә өч китап та укып чыгарга яки бер әсәр укып, бер атна кара тактасына сызгалап, геройларны, вакыйгаларны «феноменально» дия-дия анализлап арлы-бирле йөрергә мөмкин. Г. Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» антиутопиясе бер ай буе теленнән төшмәс иде. Гали Галиевич инкыйлаб темасын ныклап укыса, Поши яңалык һәм искелек кискен очрашкан әсәрләрне үз итә, Һ. Такташ шигырьләрен ярата.
Соңгы укыган әсәрләре арасында аны Ч. Айтматовның «Ак пароход» повесте тетрәндерде, әллә боланнар турында булганга инде.
Гөльяр Шәемова иллюстрацияләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев