Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХИК СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН НИНДИ ДУСЛАР КИРӘК?

Әгәр дусларыңның бөтенесе дә бертөрле икән, димәк, син нәрсәнедер дөрес эшләмисең. Ягъни, психологлар әйтүенчә, психик сәламәтлек өчен, кеше әйләнә-тирәсенә төрле холыклы һәм тормышка төрле карашлы кешеләрне җыярга тиеш. Бу хакта тулырак – әлегә язмада!

Хәзер без сиңа кирәкле дуслар төркемен җыеп бирәбез. Шулай итеп, дуслар берничә төргә бүленә, аралашу даирәсендә аларның барысы да булуы яхшы:

1. Позитив кеше

Һәрвакыт күңел ачып, уңай фикерләр белән генә бүлешеп торучың булса, сиңа бәхет елмайган. Чөнки нәкъ менә андый кешеләр генә проблемаларыңны оныттырып, яхшы кәеф өләшә. Позитив дуслар белән үзеңне борчыган сорауларны хәл итүе күпкә җиңелрәк.

2. Үрнәк

Кайберәүләр арасында даими рәвештә үсешкә этәрүче, үз-үзеңне табарга ярдәм итүчеләр бар. Гадәттә, андый дус синнән күбрәк уңышка ирешкән була. Бәлки синең әйләнә-тирәңдә популяр блогер, спортчы, җырчы, рәссам, музыкант бардыр. Кыскасы, ул дус синең өчен үрнәк булырга тиеш.

3. Мотивация чыганагы

Дөньяда бер урында гына утырмый торган кешеләр күп. Алар, аяз көнне яшен суккандай, синең тормышыңда барлыкка киләләр дә, барысын үзгәртеп, нинди дә булса идеяләр биреп, проблеманың оригиналь чишелешен табарга булышып китәләр.

4. Яшерен дус

Шаулы компанияләр, күңел ачулардан туйган вакытта, беркем дә белми торган яшерен дус кирәк. Аның белән икәүдән-икәү калып, рәхәтләнеп серләшеп, гайбәт сатып була. Мондый дус белән сөйләшкәннән соң, бушанып каласың, үзеңне ирекле хис итәсең.

Ә менә социаль психолог Камилла Джонсон дусларны болай бүлә:

1. «Баллы» дус

Боларга ышанырга мөмкин, алар – игелекле һәм тугры дуслар. Психолог фикеренчә, нәкъ менә алар негативтан якларга сәләтле.

2. «Әче» дус

Кыскача әйткәндә, болар агуларын чәчә, ягъни «токсик»лар. Ни гаҗәп, андый дусның булуы да яхшы икән. Алар авыр вакытта ярдәм итәргә әзер.

3. «Тозлы» дус

Бөтен кешенең дә дуслары арасында әйтәсе килгәнне туры бәреп әйтүче булырга тиеш. Андый дус дөреслекне яшерми, сиңа да үз ялгышлыкларыңны күрсәтә, аерым хөрмәт белән карый һәм һәрвакыт тугры булып кала.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев