Логотип Идель
Бу – тема!

КОМПАНИЯ БЕЛӘН УЙНАР ӨЧЕН 7 ПСИХОЛОГИК УЕН

Дуслар белән ял иткәндә, без вакытны өстәл уеннары артында үткәрергә яратабыз. Әмма «Имаджинариум» белән «Мафия» кебекләре инде туйдырырга өлгерде. Компания белән утырганда, барыннан да бигрәк психологик уеннар үтемлерәк санала. Беренчедән, аларның чишелешен белеп булмый. Икенчедән, уен барышында бер-береңне яхшырак белергә мөмкин. Шундый уеннар белән язмада таныш!

1.«Оживи сфинкса»

Бу уенда җиңү өчен таш сфинкс кебек нык һәм хәрәкәтсез булырга туры киләчәк. Уенның кагыйдәсе гади: ике катнашучы бер-берсенә карап баса. Беренчесенең бурычы – керфекләренә шырпы куеп, мөмкин кадәр аны озаграк төшермәү, икенчесенең – теге уенчының шырпысын төшертер өчен, аны бары тик сүз белән генә оятка һәм авыр хәлгә калдыру. Бу җиңел һәм сәер яңгырый, әйе, ләкин бу беренче карашка гына шулай. Әлеге психологик уенга бер кереп китсәң, аннан аны уйнау кызыклы булачак.

2.«Шпион»

Бу уенда ялганларга, алдарга, катнашучыларны бутарга мөмкин. Уен башында катнашучылар рольле карточкалар ала. Монда зур рольләр икәү – гади халык һәм шпион. Әгәр дә син гади кеше булу бәхетенә ирешсәң, шпион карточкаңда язылган урынны һәм синең кем икәнеңне белергә тиеш. Мәсәлән, урын – кунакханә, статусың – хезмәтче. Шпионның бурычы – кем булуын сиздермәү һәм шул ук вакытта сүзнең нәрсә турында баруын аңлау. Гади халык исә шпион кем икәнен ачыкларга тиеш.

3.«Мистериум»

Мистика һәм детектив яратучыларга бу уен ошаячак. Бер уенчы өрәк була, калганнары – экстрасенслар – аңа үтерүчене табарга булышучы. Уенда карточкаларда язылган биремнәр, тылсымлы предметлар һәм, әлбәттә, мантыйк ярдәм итәчәк.

4. «Exit-квест»

Уенчылар куркыныч хәлдән чыгарга тиеш. Сценарийлар бик күп. Әйтик, син психиатрия хастаханәсендә, яшерен лабораториядә бикләнеп калырга яки сихерләнгән урманда югалырга мөмкин. Уенның тагын шунысы яхшы: монда бер-береңә каршы уйнарга кирәк түгел. Киресенчә, һәркем бергә котылырга тиеш. Бу уен берләштерә дә әле.

5. «Снайпер»

Уенчыларга карталар бирелә: алар арасында бер снайпер, бер комиссар бар, калганнары – гади халык. Снайперның бурычы – гади халыкка ниндидер сигнал бирү һәм шулай итеп комиссардан кала барысын да «ату». Уенның төп фишкасы – вакыт. Кыска вакыт тиз арада карарлар кабул итәргә этәрә. Гади халыкка сигнал бирелгәч, 10 секундтан соң ул: «Мине үтерделәр» дип, үз картасын өстәлгә куя. Комиссар снайперны тотарга тиеш, ә снайпер үзенең кем икәнен сиздерергә тиеш түгел. Бу гадиләштерелгән «Мафия» уены, ләкин уйнау шулай ук кызык.

6. «Психиатр»

Уенда барысы да (бер кешедән кала) бер үк диагнозлы пациентлар ролен башкара. Бер психиатр гына аларның гомуми проблемасын билгеләргә тиеш. Психиатр теләсә нинди сораулар биреп, авыруны белергә тырыша. Команданың фантазиясе никадәр бай булса, уен шулкадәр кызыклырак булачак.

7. «За бортом»

Һәлакәтеннән соң корабль экипажы әгъзалары көймәгә эләгә һәм исән калу өчен командага кемнедер «суга ташларга» кирәк. Уенның асылы – мөмкин кадәр күбрәк балл туплау: таларга, көймәдә урын белән алышынырга һ.б. эшләргә ярый. Персонажларның дуслары, дошманнары бар. Син аларның һәр «үтерелгәне» яки «коткарылганы» өчен балл аласың.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев