Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНГА «ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ» КИЛДЕ: КҮРЕР ӨЧЕН 5 СӘБӘП

Казанның тимер юл вокзалында 24-26 июль көннәрендә «Җиңү поезды» күчмә музеен күреп булачак. «Җиңү поезды»ның һәр вагоны Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган. Музейга теркәлү буенча һәр теләгән кеше килергә мөмкин.  

«Җиңү поезды»  – дөньядагы беренче күчеп йөрүче иммерсив музей. Поездны мин дә карап кайттым: ул 10 вагоннан тора, кунакларга махсус колакчыннар бирелә, экскурсияне яшь Совет кызы Лидия аудиогиды алып бара. Ул истәлекләр, гаиләсе, Җиңү тарихы белән уртаклаша. Лидия һәм аның прототиплары белән бергә музей кунаклары Гомельдән Мәскәүгә, Сталинградтан Берлинга кадәр юл уза,  сугышның куркыныч вакыйгаларының шаһитләренә әйләнә.  

Музей чын мәгънәсендә курку, шом катыш соклану тәэсирен тудыра. Мин үзем сугыш еллары турындагы фильмнарны бөтенләй карый алмыйм. Шуңа күрәдер дә бәлки вагоннарны узу миңа авыр бирелде. Беренче вагонга үтү белән үк, шаккаттыргыч, бөтенләй икенче дөньяга эләгәсең. Һәр вагон сугыш елларында кичергән авырлыклар, солдат тормышы, Ленинград блокадасы һәм ниһаять, зарыгып көтелгән Бөек Җиңүгә багышланган. Экспонатлар шулкадәр чын һәм тәфсилләп эшләнгән: солдатларның киемнәре, чәч, тырнаклар, яраланулары, йөзләрендәге курку хисе 100 % җиткерелгән. Тарих эзләреннән атлаганда, күңел чемердәп куя, вагоннардагы кешеләргә ярдәм итәсе, аларны дәһшәтле сугыштан, вәһшилектән коткарасы килә.

«Җиңү поезды» инде 3 ел дәвамында Россия буйлап сәяхәт итә. Шушы еллар эчендә 600 меңнән артык кеше Бөек Җиңүгә багышланган экспозицияләр белән танышкан. Казанга килгәнче, поезд Нурлатта тукталган булган. Казаннан соң музей үзендә Яр Чаллыда яшәүчеләрне көтеп калачак.

«Җиңү поезды»н күрер өчен 5 сәбәп:

1. 1941-1945 еллардагы көнкүреш белән күзгә-күз очрашып, үзеңне кинодагы кебек хис итәсең.

2. Поездда чынбарлык технологияләре, хәрби альбомнардагы фотолар буенча ясалган сыннар кулланыла.

3. Музейда 4 меңнән артык оригиналь реквизит, 150дән артык фигура бар.

4. Аудиогид буларак Россиянең атказанган артисты Екатерина Гусева эшли.

5.Экскурсия вакытында тагын да күбрәк тарихи фактлар белән танышасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев