ЭЧКЕ ХАЛӘТЕҢ НИНДИ: БАЛА, ӘТИ-ӘНИ ЯКИ ОЛЫ КЕШЕМЕ? (тест)
Бүген һәр шәхеснең 3 эго-халәте – эчке бала, олы кеше һәм эчке әти-әни турында сөйләшербез. Бу халәтләрнең функцияләре нинди? Ни өчен алар баланста булырга тиеш? Алар арасындагы гармонияне ничек булдырырга? Җавапларны язмада табып, үзеңне тикшерү өчен, тест та чишә аласың.
НИ ӨЧЕН ЭЧКЕ БАЛА, ОЛЫ КЕШЕ ҺӘМ ЭЧКЕ ӘТИ-ӘНИ БАЛАНСТА БУЛЫРГА ТИЕШ?
Әлеге эго-халәтләр аралашканда күренгән һәм килеп чыккан проблемаларның сәбәпләрен аңларга ярдәм итә. Аларның үзара бәйләнеше тәртип психологиясен, тормыш сыйфатын, аралашу һәм сәламәтлекне билгели. 3 халәтнең берсе аңыбыз белән идарә итә башлый икән, безнең эчке ышанычыбыз һәм тормыштан рәхәтлек алу тойгысы югала. Гармонияне табу һәм бу өч халәтне дә «тигезләү» өчен, без кайсысының иң зур йогынты ясавын аңларга тиеш.
Әйдәгез башта бу эчке халәтләрнең һәрберсе белән танышыйк.
Эчке бала
Бу балачактан килгән теләк һәм хыялларны тасвирлый. Хәзерге тормышта барыбызга да әнә шул эчке балалык җитеп бетми. Кайберләребез аны бөтен көченнән «басарга» тырыша. Әмма алай итәргә ярамый, эчке бала безнең көннәребезгә шатлык, уңай эмоцияләр өсти. Шуны да әйтергә кирәк: балачактагы теләкләрне тормышка ашырмыйча, алга бару авыр. Нәкъ менә эчтәге бала көч һәм якты энергия бирә. Ә ул «басылса», кеше үз-үзенә бикләнә, контроль итү теләге барлыкка килә, бәяләүдән һәм тәнкыйтьтән курка башлый. Шулай ук дисциплина таләп итә торган «зурлар» эшен тормышка ашыру мөмкин булмаячак. Сәламәт эчке бала исә безгә табигыйлек, җиңеллек, эчкерсезлек хисен бирә.
Эчке әти-әни
Әти-әни позициясе балачакта әти-әни һәм башка зур кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә формалаша. Бу позиция ничек чагыла? Бу кагыйдәләр, чикләр, тыюлар, контрольдә тоту, тәнкыйтьләү булырга мөмкин. Эчке әти-әнидән яклау, кайгырту, ярдәм итү дә килә.
Олы кеше
Кыскача гына әйткәндә, эчебездәге олы кеше – шәхесебезнең рациональ өлеше, нәкъ менә ул ситуацияләрне анализларга һәм карарлар кабул итәргә этәрә. Минем өчен нәрсә мөһим? Мин моны ничек үзгәртә алам? Ул бездә җаваплылык хисен тудыра.
Күпләр 2 халәт – олы кеше һәм эчке әти-әнине бутый. Олы кеше позициясе – эчке бала белән әти-әнине баланста тотарга ярдәм итүче. Олы кеше үз чикләрен дөрес билгели һәм башкаларныкын да хөрмәт итә.
АЛАР АРАСЫНДАГЫ ГАРМОНИЯНЕ НИЧЕК БУЛДЫРЫРГА?
Эчке баланы терелтергә, ягъни үзеңне кабул итәргә һәр яратырга өйрәнергә кирәк. Медитацияләр, үз-үзең белән сөйләшү буенча практикалар уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Эчке әти-әнигә килгәндә, бу – үзебезнең әти-әниләребездән күчерелгән образ. Син әти-әнидән нәрсә көтәсең: мәхәббәтме, кызганумы, ярдәмме? Боларны бәлки алардан көтеп ятмаска кирәктер? Әти-әниләрне ничек бар, шундый итеп кабул итү мөһим. Монда да шулай ук: үзеңне артык битәрләмичә, эчке баланы мактарга, курыкмыйча аңа үз теләкләреңне чынга ашырырга рөхсәт итеп кара.
СИН КЕМ?
Сорауларга, озак уйламыйча, «әйе» яки «юк» дип кенә җавап бирергә кирәк.
1. Үзем турында кайгыртам, дип әйтә аласыңмы?
2. Гадәттән тыш әйберләрдән ару-талу еш күзәтеләме?
3. Арыган халәттә юылмаган савыт-саба яки җыештырылмаган бүлмә яныннан тыныч кына уза аласыңмы?
4. Син ешрак үзеңә ошаган әйберләрне эшлисеңме?
5. Эчеңдә гармония халәтен сизәсеңме?
6. Эчке баланы еш кайгыртасыңмы?
7. 3 эго-халәтең дә тигез дәрәҗәдә дип әйтә аласызмы?
8. Син үз-үзеңә ышанасыңмы?
9. Үзеңне яклый аласыңмы?
10. Синең үсешеңә, карьераңа комачаулаган кешеләрне урынына утырта беләсеңме?
11. Яныңдагы кешеләрне тулысынча тотрыклы һәм файдалы дип саныйсыңмы?
12. Шәхси чикләр куя беләсеңме?
13. Нәрсә теләгәнеңне төгәл белеп, максатларыңа ирешәсеңме?
14. Үзеңә рәхәтләнеп ял итәргә рөхсәт итәсеңме?
15. Үземне яратам, дип әйтә аласыңмы?
16. Еш шикләнәсеңме?
17. Үзеңә ышанасыңмы?
18. Үз тормышыңны яңадан башлау теләге туамы?
Нәтиҗә:
3 тән әзрәк «юк» җавабы – син эчке балансны тоясың, бу бик яхшы;
«Юк» җавабы 3тән 7гә кадәр – мондый җаваплар булган пунктларга игътибар итәргә һәм аларны төзәтергә кирәк;
«Юк» җавабы 8дән 12гә кадәр – эчке халәтең турында уйла, чөнки әлегә ул яхшы хәлдә түгел. Аерым өлкәләргә игътибар итеп, моның нәрсә белән бәйле булуын аңларга тырыш һәм аларны төзәт;
«Юк» җавабы 13 һәм аннан да күбрәк – ашыгыч рәвештә «яңадан башлау» кирәк, чөнки мондый эчке тотрыксызлык белән тормышыңда бәхет һәм рәхәтлек хисе булмаячак.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев