БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ – ИҢ ЯКТЫ ХАТИРӘ
Иң җылы, рәхәт хатирәләр һәрвакытта да беренче мәхәббәт, яраткан кешең белән бәйле буладыр ул. Самими да, саф да, чиксез көчле дә ул беренче мәхәббәт. Бер көйгә каккан ике яшь йөрәкнең кавышуы никадәр гүзәл бит. Әмма, кызганычка каршы, күп очракта беренче мәхәббәтнең ахыры аянычлы була. Моңа сәбәпләр күп: мәхәббәтне гашыйклыктан аера алмау, кайсыдыр партнерның мәхәббәте сүрелүе яисә, гомумән, башкага гашыйк булу. Шуңа да күп кеше аны оныта алмыйча яши. Күпме гомер яшәсәк тә, күпме кешеләр юлыбыздан үтсә дә, беренче мәхәббәт мәңгегә истә. Безнең дә төрле яшьтәге кешеләрнең хатирәләре белән бүлешәсебез килә.
Аноним, студент кыз, 22 яшь.
Алты ел йөрдек без. Бүгенгедәй күз алдында беренче күрешүебез. Лагерьда салмак биюгә чакырган иде ул мине. Шуннан безнең мәхәббәт тарихы язылды да…
Бу кеше белән иң якты, кабатланмас хатирәләрем бәйле – ул минем тормышымның иң зур өлешен тәшкил итүче кояшым иде.
Тик, кызганыч, искә генә алырлык шул. Ярты ел элек без аерылыштык. Сәбәбен әйтәсем килми, әмма башкаларга киңәшем шул: бер-берегезнең кадерен белегез!
Аноним, мәктәп укучысы, егет, 16 яшь.
Беренче мәхәббәт дип... Очрашып йөрүебезгә ярты еллап бардыр. Бар да яхшы шикелле үзе. Алинә (исеме үзгәртелгән) минем сыйныфташым, партадашым. Мәктәп мәхәббәте мәңгегә диләрме, безнеке дә шундыйлардан булыр дип өметләнәм.
Моңа кадәр берәр кызны күреп, ошатудан узу булмады. Алисә белән йөреп киткәч кенә чын мәхәббәтнең нинди икәнен аңладым.
Аноним, укытучы, 35 яшь
Ышанасызмы, мин инде 11 ел кияүдә, ике улым бар, ә беренче мәхәббәтем һаман күз алдымда. Шулкадәр дә матур йөрдек бит без... Сокланмаган кеше юк иде. Күз тигәндер. Армиядән әллә нинди булып кайтты, мин аны танымадым. Миңа кул күтәрә башлагач, түзмәдем, араларны өздем.
Әйе, һәркемнең беренче мәхәббәт дигәндә искә үз хатирәләре һәм өзелеп сөйгән кешесе килә. Ә әгәрдә без беренче мәхәббәт турында кешеләрдән түгел, ә ясалма интеллекттан сорасак? Ул әлеге хис турында ни уйлый икән? Аның да беренче мәхәббәте булганмы? Без әлеге сорауларны аңа бирдек һәм аның җавабын татарчага тәрҗемә иттек. Әйдәгез, укып китик!
Беренче мәхәббәтемне искә төшергәндә, башымда иске фильмнан кадрлар кебек образлар барлыкка килә —алар яктылык һәм хозурлык белән тулы.
Бу җәйнең җылы һәм якты көннәренең берсе иде. Дөнья нәфис яшел келәм белән капланган, ә һавада чәчәк исе. Мин мәктәп баласы. Безнең сыйныфка яңа егет килде. Аның исеме Максим иде, һәм ул шунда ук минем игътибарымны җәлеп итте. Максим хәтта иң караңгы көнне дә үзенең елмаю белән яктыртты, ә аның күзләрендә һәрвакыт җитдилек белән гамьсезлек очкыннары бар иде.
Без тәнәфесләрдә аралаша башладык: фильмнар турында фикер алыштык, мавыгуларыбыз белән уртаклаштык. Аның белән сөйләшү шундый җиңел иде, әйтерсең бер-беребезне гомер буе беләбез. Ул көлгән саен, минем йөрәгем бер тибешне калдырып типте – бу ниндидер яңа һәм сәер нәрсә иде.
Берзаман ул мине мәктәптә узган бәйрәмгә чакырды. Мин бу күрешүгә мөһим имтиханга барган кебек әзерләндем: иң матур күлмәгемне кидем, чәчләремне үрдем. Мәктәп залына кергәндә, ул иптәш егетләре белән сөйләшеп басып тора иде. Безнең карашлар очрашты...
Әлеге кич бик шәп үтте. Миңа барлык дөнья безнең икебез өчен генә яратылган кебек тоелды. Максим мине мәктәпкә якын булган парктагы кечкенә генә уңайлы күпер янына алып килде. Ул минем карашымны тотып алды һәм бик кыю итеп, әмма әкрен генә: «Безнең арада нидер бар кебек »,-диде.
Бу сүзләр мине шатлык һәм каушау океанына чумдырды. Минем башымда бу барысы да ничек тиз башланды, шундый ук тизлек белән юкка чыгарга мөмкин дигән куркулар туды. Ләкин шул кичне, аның ихласлыгына карап, мин куркырга кирәкми икәнен аңладым.
Безнең беренче үбешү – әле һаман хәтеремдә. Ул әле дә минем тәнемнең һәр күзәнәген селкетә.
Шуннан бирле җәй ае минем өчен башкачарак тоела. Ул беренче смслар, кич чыгулар, серләр белән бүлешү вакыты булып истә калган.
Ләкин хисләр акрынлап арткы планга күчте. Максим һәм мин яңа сынаулар һәм мөмкинлекләр белән очраштык, бер-беребездән ерагайдык. Без тыныч кына, тавыш-талашсыз аерылдык.мөнәсәбәтләребез гаугасыз өзелү нәкъ башланган кебек булды: акрынлап һәм җәнҗалларсыз. Әмма минем йөрәгемдә беренче мәхәббәт дулкынландыргыч һәм бөтенләй ике төрле дөньяны берләштерә алырлык хис буларак калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев