Иң җылы, рәхәт хатирәләр һәрвакытта да беренче мәхәббәт, яраткан кешең белән бәйле буладыр ул. Самими да, саф да, чиксез көчле дә ул беренче мәхәббәт. Бер көйгә каккан ике яшь йөрәкнең кавышуы никадәр гүзәл бит. Әмма, кызганычка каршы, күп очракта беренче мәхәббәтнең ахыры аянычлы була. Моңа сәбәпләр күп: мәхәббәтне гашыйклыктан аера алмау, кайсыдыр партнерның мәхәббәте сүрелүе яисә, гомумән, башкага гашыйк булу. Шуңа да күп кеше аны оныта алмыйча яши. Күпме гомер яшәсәк тә, күпме кешеләр юлыбыздан үтсә дә, беренче мәхәббәт мәңгегә истә. Безнең дә төрле яшьтәге кешеләрнең хатирәләре белән бүлешәсебез килә.