Логотип Идель
Бу – тема!

БӘХЕТЛЕ КЕШЕЛӘР ГЕНӘ БӘХЕТ ТУЛЫ РӘСЕМНӘР ИҖАТ ИТӘ АЛА

Соңгы елларда милли мотивлар белән эшләнгән киемнәр, ювелир эшләнмәләр һәм, гомумән, дизайн популярлашып китте. Бүген һәр кеше татар орнаментлы предметларга кызыга. Андый алкаларны, брелокларны еш күрәбез, ә менә милли картиналарны бар җирдә дә очратып булмый.

Гүзәл Хайбуллова – нәкъ шундый картиналар авторы. Ул үз фикерләрен, татар теленә карата яратуын киндергә төшерә. Аның «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Мәтрүшкә» һәм «Әниемә» дигән картиналарын, бәлки, сезнең дә күргәнегез бардыр.

Үзе турында сөйли…

Мин үзем Самара шәһәреннән. Балачактан ук миңа уенчыкларны кәгазь һәм төсле карандашлар алыштырды. Рәсем ясау – минем өчен гади көнкүреш шөгыле, спорт сыман иде. Минем мондый үзенчәлегемә беркем дә артык игътибар бирмәде, рәссам булам дигәч, якыннарым шаккатты.

Иҗади бәйгеләрдә беренче урыннарны сирәк яулый идем, мине бу үпкәләтсә дә, рәсем ясауны ташламадым. Укытучылар да туктатмаска киңәш итте. Минем беренче рәсемнәрем аларда әле дә сакланадыр. Ә киндергә төшерелгән беренче рәсемемне дус кызымның туган көненә бүләк иткән идем.

Балачакта мин шулай ук музыка белән дә шөгыльләндем. Ләкин соңрак ике юнәлешкә дә вакытым җитми башлады, шуңа күрә мин рәссам булуны алгы планга куйдым. Сәнгать мәктәбен, аннан соң университетның архитектура юнәлешен кызыл дипломга тәмамладым. 

Әти белән әни дә вакыт үтү белән әлеге шөгыльнең җитди булуын аңлый башлады. Яраткан эшем белән акча эшли башлау хыялы да, ниһаять, чынга аша башлады.

Шәһәрдән авылга күченеп китү турында

Күптән түгел генә без ирем белән Казаннан авылга күченеп киттек. Мин – табигать кешесе, миңа монда тыныч һәм рәхәт. Сәгатьләр буе табигать белән сокланып утырыр идем, монсыз яши ала торган кешеләргә исем китә. Минем өчен табигатькә якын булу – иҗат итәр өчен иң мөһим алшарт. 
 

Яраткан эшең белән акча эшләү турында

Иҗади кеше ике юл белән акча эшли ала. Беренчесе – үз күнекмәләрен сатып. Мәсәлән, минем бу эшчәнлектә беренче тәҗрибәм – гарәп каллиграфиясе белән коробкалар бизәү иде. Икенчесе – шәхси идеяңне, картиналарыңны сатып. Икесе дә рәссам тормышында зур урын алып тора. Минем эскиз белән эшләнгән картина сатылгач, бер айдан артык шатланган идем. Әлеге хисләр миңа иҗади үсеш өчен этәргеч булды.

Иҗади һөнәрләрнең җитди була алуы турында

Киләсе 20-30 яшькә мин рәссам булуны үземнең бердәнбер һөнәрем итеп күрәм. Дөнья масштабында карьера баскычы буенча үсәсем килә.

Дөресен генә әйткәндә, профессиональ рәссамның икенче һөнәргә вакыты да калмый. Беренче адымнарымны ясаганда, мин дә берничә эш белән параллель шөгыльләнә идем. Ләкин шәхси бренд үсә барган саен, картина күргәзмәләре ачылган саен, башка эшкә вакыт та калмый башлый, теләк тә кими.

Үз стилен табу юлы турында

Мин милли стильгә 3 ел элек килдем. Стилемдә кискен борылыш моментлары хәзер дә булгалый. Рәссамнар һәрвакыт эзләнеп яши. Мәсәлән, мин интерьерны бизәү өчен текстуралы картиналар ясап карадым, каллиграфия белән дә кызыксындым. Икенче юнәлештә хәзер дә иҗат итәсем килә, ләкин миллилеккә күбрәк басым ясыйм.

Плагиат (идеяне урлау) турында

Мондый кешеләрне ике төргә бүлеп була: кемдер рәсемнәрне шәхси максатлар өчен, ә кемдер сату өчен куллана. Шәхси ниятләр яисә минем иҗатым белән илһамлану өчен кулланган кешеләрнең сәнгатен мин хуплыйм. Минем ризалыгымны сорап язсалар, һәрвакыт уңай җавап бирәм. Илһамланучыга беркайчан да үпкәләргә кирәк түгел, без дә бүгенге көндә төрле авторларга охшарга тырышырга мөмкин. Мәсәлән, мин иҗади юлымның башында практика өчен Левитан пейзажларын күчереп ясарга ярата идем.

Ләкин минем авторлыгымны күрсәтмичә, үзләренеке итеп, иҗатымны сату өчен кулланган очраклар да була. Бу инде авторлык законнарын бозу булып санала. Рәссам шулай кеше алдында үз йөзен югалта ала – аларга сак булырга кирәк.

График иллюстраторлар турында

График иллюстраторларга уңай карыйм. Мин дә сату өчен беренче картиналарымны, эскизларымны планшет ярдәмендә ясаган идем. Бүгенге көндә дә заказлар өчен эскизларны шулай ясыйм, ләкин төп рәсемнәремне киндергә төшерергә яратам.

Яшьләргә киңәшләр

Сиңа үз эшеңнән рәхәт булырга тиеш. Финанс кыенлыклар булса, параллель рәвештә digital-юнәлештә дә үсәргә киңәш итәр идем. График планшетны үзләштерү төрле кешеләрдән заказлар кабул итәргә булышачак. Гади иллюстрацияләрдән алып, профессиональ картиналарга кадәр үсеп җиткәнеңне үзең дә сизми калачаксың. Шулай ук дизайн өлкәсендә дә син башкаларга яхшы конкурентция тудыра аласың. Беркайчан да үз эшеңне җитди булмаган һөнәр дип санама. Сәнгатьне беркайчан да ясалма фәһем алыштыра алмаячак.

Рәссамның 3 төп принципы:

1) Бәхетле кешеләр генә бәхет тулы рәсемнәр иҗат итә ала. Рәсем ясау өчен синең эмоциональ халәтең тотрыклы булырга тиеш. Мин бу принципка архитекторга укыганда өйрәндем.

2) Үзеңдә булган көчне ялкаулыкка алыштырма. Башыңдагы идеяләрне үзеңдә саклап ятмаска тырыш. Яшеренгән потенциалың психик авыруларга китерә ала, шуңа күрә үзеңне саклау максатыннан булса да, энергияне иҗатка әверелдерергә кирәк.

3) Картиналарыңда үз тормышыңны чагылдырырга тырыш. Һәрбер рәсемдә синең уйларың һәм эзләнүләрең булырга тиеш – бу сиңа үз стилеңне дә табарга булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев