Соңгы елларда милли мотивлар белән эшләнгән киемнәр, ювелир эшләнмәләр һәм, гомумән, дизайн популярлашып китте. Бүген һәр кеше татар орнаментлы предметларга кызыга. Андый алкаларны, брелокларны еш күрәбез, ә менә милли картиналарны бар җирдә дә очратып булмый. Гүзәл Хайбуллова – нәкъ шундый картиналар авторы. Ул үз фикерләрен, татар теленә карата яратуын киндергә төшерә. Аның «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Мәтрүшкә» һәм «Әниемә» дигән картиналарын, бәлки, сезнең дә күргәнегез бардыр.