«АЯКЛАРЫМНЫ ПАРАЛИЧ СУККАЧ, БЕРАЗ АШЫЙ БАШЛАДЫМ»: АНОРЕКСИЯ ГАЛӘМӘТЕ
«Автопортрет» документаль фильмында анорексиядән сөяккә генә калган хатын-кыз тормышы күрсәтелә. Авыру башланганнан 18 ел үтә, әмма аның өчен хәзер дә һәр көн – көрәш.
Күпләр анорексияне идеаль фигура өчен үзен тилмертүче «яшь модельләр чире» дип уйлый. Әмма анорексия – үз-үзеңне кабул итмәүдән килеп чыга торган җитди авыру. Яшүсмер чакта аның белән очрашу куркынычы зуррак, чөнки нәкъ менә үсмер вакытта күпләр үз кыяфәтләреннән канәгать түгел. Диета белән мавыгу, азык-төлек пакетларын җентекләп өйрәнү һәм аз калорияле, майсыз ризык кына сайлау, ашаудан баш тарту – бу юлны узган кешеләр тарихы белән мин дә таныштым.
Ралинә (22 яшь):
– Башлангыч сыйныфта укыганда тазара башладым. Күп ашарга ярата һәм аз селкенә идем. Үземнең башкалардан аерылып торганымны аңларга сыйныфташлар булышты. Тышкы кыяфәтемнән көлүләре, аерым утырулары әле дә исемдә. Бер авыр сүз ишеткәч, баскыч астына кереп утырып елаган идем. Бу хәлне укытучы апа күреп алды. Ул мине җитәкләп сыйныф җитәкчесе янына алып керде. Сыйныф җитәкчесе белән икәү генә калгач, ул бармагы белән шкафка күрсәтте. «Әнә, анда кыршау (обруч) тора, өеңә алып кайт та, әйләндер», – диде. Ул кыршау минем тормышыма зур йогынты ясады. Көне-төне шуны әйләндерә идем. Йокыдан торгач, ашаганчы, ашагач, телевизор караганда, китап укыганда... Һәм булышты үзе тагын!
Ә бер ябыга башлагач, туктап булмый икән. 15 яшемдә ябыктыра торган дарулар эчәргә керештем. Әти-әнигә сиздермәдем. Көне буена сөтсез каһвә, 1 йомырка, эремчек кенә ашап 43 килограммга калган идем. «Зур күзләре генә утырып калган», – дип сөйләделәр. Үземнән чыгып әйтә алам: әгәр бала ябыгу белән кызыксына башласа, әти-әни аңа теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Суыткычны эремчек, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тутырыгыз. Метоболизмны бер бозгач, аны кире «торгызуы» авыр. Шуңа күрә, көненә әз-әзләп 5 тапкыр тукланыгыз, 1-1,5 литр су эчегез, саф һавада күбрәк йөрегез. Үзегезне яратыгыз!
Алсу (21 яшь) :
Аякларымны паралич суккач, бераз ашый башладым. Үзәк нерв системасы бозылу дигән диагноз мине тормыш орбитасыннан төртеп чыгарды. Психотерапевтлар сүзе буенча, минем рухи офыкларның югалуына перфекционизм гаепле. Чынлыкта, әтиемнең: «Кызым, матурым, син булдырасың», – дигән сүзләрен ишетмәүдән, әниемнең кочаклау һәм игътибары җитмәүдәндер, дип уйлыйм.
Әбиемне югалткач, тирән депрессиягә чумдым. Миңа 21 яшь һәм мин 8 ел туклану рәвешен тәртипкә китерә алмый йөрдем. Табибларның «34 килограмм, Алсу, параличны дәвалау реаль түгел, организмга энергия җитми» сүзләреннән калтырап киттем, еладым. Анорексиядән үз-үзем белән сөйләшүләр алып бару, күз яшьләре аша ашау ярдәмендә чыктым. Булышырга теләгән кешеләрдән ябылмагыз, бөтен борчуларыгыз турында сөйләгез. Хәзер мин һәркөн үз-үзем белән көрәшүдә. Үз-үземә карата ярату хисе аша үзгәрергә тырышам.
Софья (18 яшь):
13 яшьтә чаңгыда шуу белән шөгыльләнә идем. Ярышларда көндәшләрем кебек үк яхшы нәтиҗә күрсәтер өчен җитәрлек ябык булмавымны аңладым һәм күбрәк күнегүләр ясый башладым. Бу вакытта әле болар барысы да «фанатизм» дәрәҗәсенә барып җитмәгән иде. Җәйге спорт җыеннарынан соң өйгә кайткач үлчәүгә басарга булдым һәм 50 килограмм дигән куркыныч сан күрдем.
Көз җиткәч, җиденче сыйныфта ашау-эчүне күзәтә башладым, иртән күнегүләр ясадым, аннан үзем өчен калорияләрне санау кушымталарын ачтым. Сентябрьдән октябрьгә кадәр барысы да яхшы иде, мин 2 килограммга ябыктым һәм ярышларда яхшы чыгыш ясадым, әмма соңыннан барысы да начарланды – күп ризык минем өчен дошман булып күренә башлады.
Ноябрьдә мин инде 43 килограммга калган идем. Көненә 700-800 калория генә керә иде. Авырый һәм аңымны югалта башладым. Әнием паникага бирелеп, мине хастаханәгә алып барды. Аннан соң да уңай нәтиҗә булмады. Көн дәвамында мин аз ашый, ә кич тәм-том «тутыра» идем. Мин хәзер дә үзем һәм тәнемне тулысынча гармониядә дип әйтә алмыйм. Психолог яки башка белгеч белән эшләмәвемә бик нык үкенәм. Бу сазлыкка беркайчан да кермәгез, әгәр ябыгырга телисез икән, башта диетологлар һәм тренерлар белән киңәшләшегез.
Резеда Абдулина, психолог, клиник психолог, Казан дәүләт медицина университеты хезмәткәре:
Анорексияне беренче этапларда тану авыр, чөнки яшүсмер үз авыруын әти-әнисеннән яшерергә тырыша. Әти-әнигә анорексиянең беренче билгеләренә игътибар итәргә кирәк:
– калорияләрне санау, туклануны чикләү;
– төрле сылтау белән бөтен гаиләдән аерым ашау;
– нормаль авырлыкка карамастан, фигура турында, ябыгу турында сөйләшү;
– кинәт ябыгу;
– игътибарсызлык, арыганлык, хәлсезлек, төшенкелек яки киресенчә, кәеф күтәрелү, артык активлык күрсәтү;
Анорексияне дәвалау комплекслы булырга тиеш (психиатр/психотерапевт+ психолог+диетолог). Яшүсмернең үзе белән дә, аның гаиләсе белән дә терапия үткәрелә.
Психологлар һәм психиатрлар тикшеренүләр барышында анорексия белән авыручыларның күбесе гиперсоциаль булуын ачыклаган. Димәк, алар өчен игътибар үзәгендә булу, үз эшчәнлеге һәм тышкы кыяфәте турында хуплау сүзләре ишетү – бик мөһим. Күп кенә пациентларда «отличник комплексы» бар. Нәрсәдер аның идеалы критерийларына туры килмәсә, мондый яшүсмер максатларына ирешү өчен радикаль чараларга омтыла, әйтик, ябыгыр өчен ризыктан баш тарта. Яшүсмерләрдә анорексиянең беренче билгеләрен күргәч, әти-әнигә аның белән ышанычлы элемтә төзергә кирәк. Кычкырырга, тәнкыйтьләргә ярамый. Савыгу өчен аңа үзен яратуларын сиздертергә һәм аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк.
Анорексия белән авырган йолдызлар:
Леди Гага
Виктория Бекхэм
Зои Кравиц
Деми Ловато
Лили Роуз Депп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев