Логотип Идель
Бу – тема!

11 СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ КЫШКЫ ЯЛЛАРНЫ НИЧЕК ҮТКӘРӘ АЛА? ТОП-10 ШӨГЫЛЬ

Чыгарылыш сыйныф укучысына Яңа ел каникулларын ничек үткәрергә? Дәреслекләр артында утырыргамы, әллә ял итәргәме? Безнеңчә, барысына да өлгереп була. Бу чек-листта 11 сыйныф укучысына кышкы каникулда башкарырга мөмкин булган 10 шөгыльне тупладык.

1. Сыйныфташлар белән вакыт үткәрү

Бик тиздән сыйныфташлар белән аерылышыр вакыт җитә. Кышкы каникуллар – бергәләп вакыт уздыру һәм матур хатирәләр калдыру өчен иң туры килгән вакыт. Бергәләп шәһәр чыршысын карарга, кинога яисә тимераякларда шуарга барыгыз, истәлеккә фотолар ясагыз.

2. Киләчәккә хат язу

Кыш – могҗизалар вакыты! Димәк, кышкы каникулларда хыялланырга кирәк. Киләчәккә хат язып карарга тәкъдим итәбез. Әйтик,  имтиханнарны яхшы балларга тапшырганыңны, кулыңа ничек аттестат алганыңны күз алдыңа  китереп сурәтлә. Кайсы уку йортына укырга керергә теләвең, нинди белгечлеккә укуың, кайсы шәһәргә күченәчәгеңне яз. Хыялларыңны язу куелган максатларга ирешергә көч бирәчәк.

3. БДИ биремнәрен чишү

Имтиханнар берничә айдан башланачак. Әзерлек дәрәҗәңне тикшерү һәм булган белемнәреңне ныгыту максаты белән имтихан биремнәрен эшлә. Моның өчен үзеңә көненә 2 сәгать булса да вакыт бүлеп бир.

4. Имтиханнарга әзерлек планын төзү

Хәзерге белемеңнең дәрәҗәсен ачыклагач, план төзергә мөмкин. Син ниндидер ахырына кадәр әзерләнмәгән темаларны язып ал да, нинди көннәрдә теорияне укырга һәм практикада ул җитешсез якларны ничек «шомартып» булганын уйла.

5. Мәктәптәге консультацияләргә бару

Күп кенә укытучылар каникуллар вакытында БДИга әзерләнү буенча өстәмә дәресләр үткәрә. Нинди темалар турында сөйләшәчәгегезне алдан билгеләргә була. Мондый дәресләрне калдырырга ашыкма, чөнки бу – сине борчыган биремнәргә җавап табу һәм аңлаешсыз җирләрен ачыклау өчен менә дигән мөмкинлек.

6. Яңа ел бәйрәме атмосферасы булган кино карау

Гел укырга димәгән бит инде. Вакытны башка нәрсәгә дә бүлергә кирәк. Күңелле, бәйрәм вайбы булган фильмнар һәм мультфильмнар кара. Кино карарга якын дусларыңны да чакыр.

7. Саф һавада вакыт уздыру

Кыш көне кояшлы һәм карлы көннәр күп була. Укудан башны ял иттергән арада саф һава суларга онытма. Бигрәк тә кичләрен урамда йөрү рәхәт итеп йокларга булыша. 

8. Тәм-том пешерү

Бик үк әйбәт чыкмаса да, син теләгәнчә булмаса да, яңа ел тәм-томын пешереп кара әле. Мәсәлән, җайлы гына печеньелар рецептын эзләп тап. Янына кайнар эчемлек әзерлә. Якыннарыңа үзеңне яңа рольдә – пешекче буларак күрсәтеп кара.

9. Уку йортларын барла

Әлбәттә, синең инде бүгенге көндә үк хыялыңдагы уку йорты бардыр. Ләкин һәрвакыт башка вариантлар турында да истә тотарга кирәк. Ялларда бөтен син теләгән белгечлекләр булган уку йортларын да карап, үз исемлегеңә язып куй. Андагы кабул итү комиссиясе турында укы, сайтларын өйрән, баллар белән таныш.

10. Мәдәни чарага бару

Театр, музей, күргәзмәләргә бару өчен дә Яңа ел каникуллары шәп вакыт.

Пушкин картасы ярдәмендә хәзер һәр чарага билет алырга мөмкин. Рәхәтләнеп шундый җирләрнең берсенә бар, рухи азык алып, илһамланып кайтырга ул бик ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев