«ҮЗ ТЕЛЕМ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ГРАНТ ОТ!
Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди.
Бәйгедә катнашучылардан телне өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар. «Үз телем»дә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Моның өчен 9 июльгә кадәр бәйге сайтында гариза тутырырга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри финалистлар исемлеген төзиячәк. Шуннан соң гына финалга үтүчеләр үз проектларын тәкъдим итәргә чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырачаклар. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев