«САЛАВАTIK»ЛАР НӘНИЛӘРГӘ ТАТАРЧА ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ ТӘКЪДИМ ИТӘ
16 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта «Салават күпере» журналының «СалаваTik» вокаль төркеме катнашында Татарча Яңа ел бәйрәме узачак.
Татарча Яңа ел бәйрәме фойедан – Чыршы тирәсендәге әйлән-бәйләннән башланып китәчәк. Кыш бабай, Куян һәм Аю нәни тамашачыларга төрле уеннар уйнатыр, җырлап-биеп, аларның күңелләрен күрер. Төп тамаша исә IT паркның конференц-залында узачак. Монда нәниләрне мультимедиа чаралары белән баетылган тылсымлы музыкаль әкият көтә. Яраткан «СалаваTik» төркеме белән бергәләп нәни тамашачылар вакыт буйлап сәяхәт итәр, иң популяр җырларны яраткан геройларына кушылып җырлар! Яңа елда яңа дуслар табар, могҗизалы хәлләргә юлыгыр, алардан чыгу юлын эзләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев