Логотип Идель
Белми калма

«МӘКТӘП БИЗНЕС-СТАРТЫ»: УКУЧЫЛАР ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘСЕНДӘ ҮЗ ТОВАРЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Бүген Казанның «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән 5-7 сыйныф укучылары үз товарларын тәкъдим итте. 12 меңнән артык яшүсмер эшмәкәрлеккә өйрәнеп, махсус тест  үткән. Бизнес-планнар төзеп, икътисади исәп-хисаплар ясаган. Кергән акчаларның бер өлешен укучылар изге эшләргә җибәрергә тели.

«Без бу балалар белән горурланабыз. Теоретик база алгач, аларның инде күбесе үз продукцияләрен булдыра башлады. Биредә балалар ясаган бүләкләрне яхшы бәядән сатып алырга һәм, әлбәттә, яңа ел мохитенә чумарга мөмкин. Ә кергән акчаларның бер өлешен укучылар хәйриячелеккә – «Мәрхәмәтле Казан» проектына бирәчәк», – диде «Мәктәп бизнес-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова.

Кечкенә эшмәкәрләрнең хезмәте, гомумән, бүгенге Яңа ел алдыннан уздырылган ярминкә килгән кунакларны битараф калдырмады. Биредә тәкъдим ителгән эшләнмәләр төрле яшьтәге сатып алучыларда соклану һәм кызыксыну уятты. Ярминкәдә кул эшләре, брелоклар, түштамгалар, киптерелгән җиләк-җимешләр, алкалар, йомшак уенчыклар, тәмле исле шәмнәр һәм сабыннар бар иде. Балаларның бу зур эшкә җитди каравы күренде. Товарны тәкъдим иткәндә алар яхшы реклама ясарга, сатып алучылар белән мөлаем сөйләшергә кирәклекне исәпкә алды.

Хәйрия ярминкәсендә катнашучыларны котлап, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады.

«Сез инде әзер эшмәкәрләр. Сез – республикабызның һәм әти-әниләрегезнең таянычы. Иң изге теләкләр һәм уңышлар телим. Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичнең эшмәкәрләрне балачактан әзерләргә кирәк дигән сүзләре белән килешәм», –  диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев