Бүген Казанның «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән 5-7 сыйныф укучылары үз товарларын тәкъдим итте. 12 меңнән артык яшүсмер эшмәкәрлеккә өйрәнеп, махсус тест үткән. Бизнес-планнар төзеп, икътисади исәп-хисаплар ясаган. Кергән акчаларның бер өлешен укучылар изге эшләргә җибәрергә тели.