«ИДЕЯ БАР»: ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен шәп яңалык! «Идея бар» республика социаль әһәмиятле проектлар бәйгесенә гаризалар тапшыру кампаниясе ачыла. Тормышка ашырырга теләгән проектың яки идеяң бар икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Бәйге түбәндә бирелгән өч юнәлеш буенча үткәрелә.
Яшьләр медиасы
Социаль челтәрләр алып барырга, клиплар төшерергә, фотолар ясарга яки мәкаләләр язарга яратсаң, бу номинация нәкъ менә синең өчен!
Иҗади эшчәнлек
Гаҗәеп әйберләр ясарга яратучыларны һәм үз тормышларын иҗатсыз күз алдына китерә алмаучыларны бу юнәлеш көтә.
Эшмәкәрлек
Үзеңне эшмәкәр итеп сизсәң, үз бизнесыңны үстерү идеясе белән янсаң, моны тормышка ашырырга сиңа әлеге бәйге ярдәм итәчәк.
Әлеге юнәлешләрнең берсен сайлап, 12 декабрьгә кадәр сылтама буенча гариза җибәрергә өлгерергә кирәк. 13 декабрьдә катнашучылар идея һәм проектларын тәкъдим итәчәк, ә инде 14 декабрьдә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев