12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен шәп яңалык! «Идея бар» республика социаль әһәмиятле проектлар бәйгесенә гаризалар тапшыру кампаниясе ачыла. Тормышка ашырырга теләгән проектың яки идеяң бар икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Бәйге түбәндә бирелгән өч юнәлеш буенча үткәрелә.