«ГАЗПРОМ» УКУЧЫЛАРЫ КАЗАНГА ҖЫЕЛДЫ
Казанда «Газпром» сыйныфлары укучыларының 15-20 май көннәрендә V слеты уза. Кичә аны тантаналы рәвештә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ачып җибәрделәр. Чараның максаты – катнашучылар өчен «Газпром» ГАҖнең инновацион эшчәнлеген үстерүче мохит булдыру. Анда «Газпром»ның 21 бүлендек җәмгыятеннән 150 профильле сыйныф укучысы катнаша.
Әлеге зур чарага Россиянең төрле почмакларыннан кыз-егетләр җыелды. Алар арасында Татарстанга беренче тапкыр гына килүчеләр дә аз түгел. Атна буена укучылар фәнни-белем бирү, проект, мәдәни-ял һәм спорт блоклары буенча үзләрен сынап караячак. 17-19 май көннәрендә катнашучылар «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында проект һәм тикшеренү эшчәнлегенә чумачак. Шулай ук алар өчен пешекче-кондитерларның остаханәләре, татар ризыгын әзерләү алымнарына өйрәтү һәм башка күп кенә файдалы сәгатьләр оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев