Казанда «Газпром» сыйныфлары укучыларының 15-20 май көннәрендә V слеты уза. Кичә аны тантаналы рәвештә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ачып җибәрделәр. Чараның максаты – катнашучылар өчен «Газпром» ГАҖнең инновацион эшчәнлеген үстерүче мохит булдыру. Анда «Газпром»ның 21 бүлендек җәмгыятеннән 150 профильле сыйныф укучысы катнаша.