Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ПУДИНГ, ШОКОЛАД, ЧИЗКЕЙК: ДИЕТА ТӘМ-ТОМНАН БАШ ТАРТУ ДИГӘН СҮЗ ТҮГЕЛ

Әгәр дә син үзеңнең рационыңда углеводларны чикләп, спорт белән шөгыльләнеп, дөрес туклануга күчкәнсең икән, бу тәм-томнан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Кайвакыт үзеңне тәмле ризык белән сыйлау файдалы, юкса нервларың какшарга мөмкин. Синең өчен тәмле дә, зыянлы да булмаган тәм-томнарның исемлеген әзерләдек.

Орлыклы пудинг

Син аны җитен, базилик, чиа орлыкларыннан әзерли аласың. Чиа орлыклары кушылган пудинг бигрәк тә яхшы дип санала. Ул ачлык хисен басарга сәләтле.

Кара шоколад

Әйе-әйе, кара шоколадны ябыкканда ашарга рөхсәт ителгән икәнлеген күпләрегез белә. Тик аны бөтен кеше дә яратып бетерми. Тәм-томга тартылган вакытта бер яки ике шакмак кара шоколадны ашап кую киңәш ителә. Ул үз эченә бик күп итеп бәхет гормоннарын ала. Өстәвенә, аппетитны да киметә.

Балда кыздырылган миндаль

Бал – шикәргә тартылуны җиңә торган тагын бер ысул. Ә аны миндаль белән бутасаң, аксым, файдалы майлар һәм клетчатканың идеаль төркеме килеп чыга. Бу десертны күпләр яратачак: үзе баллы, үзе туклыклы һәм аны үзең белән эшкә яисә укуга алуы да җиңел.

Җиләк-җимешле йогурт

Натураль йогуртка җиләк-җимеш, манго, алма, банан яисә виноград салырга була. Йогуртта булган файдалы бактерияләр сиңа авырлыгыңны киметергә ярдәм итәчәк. Шунысы да мөһим – кибет йогуртыннан баш тартып, өйдә үзең ясаганын ашарга кирәк, чөнки анысы чын һәм файдалырак. 

Миндальле персик

Кечкенә пирожноены хәтерләткән бу файдалы десертны әзерләү бик җиңел. Персикны кыздырылган миндаль белән тутырасың да, духовкада кызарып чыкканчы пешерәсең. Аннан аны әллә нинди кыйммәтле рестораннардагы кебек итеп ашыйсың. 

Караҗиләк һәм лавандалы чизкейк

Бу чизкейкның сере – кешьюда. Ул Нью-Йорк стилендәге теләсә кайсы чизкейкнең тәмен һәм текстурасын хәтерләтә. Ә корж әзерләү өчен бары тик финик һәм әстерхан чикләвеге (яки миндаль) гына кирәк. Төгәл шуны әйтә алам: мондый десерт бер диетада утыручыны да битараф калдырмаячак һәм артык килограммнар өстәмәячәк (рецептын Интернеттан эзләп таба аласың).

Шоколадлы җиләк

Бу популяр десерт белән бөтен кеше таныш. Тик диетада яисә дөрес туклануда утырганда, башка төрле шоколадны карасы белән алыштырырга кирәк. Берничә шоколадлы җиләктән авырлык артмаячак. Ләкин артыгын ашап ташламау хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев