Логотип Идель
Ялкын

ФРАНКФУРТТА БАЛАЛАР МУЗЕЕ

Сентябрь - бер яктан, уку башы гына булса да, икенче яктан, инде каникулга планнар кору вакыты да. Каникулда кайда барасыңны, ни эшләячәгеңне белгән хәлдә уку көннәре дә тизрәк үтә бит. Без, мәсәлән, ул көннәрне Франкфуртта үткәрү турында хыяллана башладык.






Чөнки Германиянең нәкъ шушы шәһәрендә - Франкфуртта - балалар музее урнашкан. Ә балалар музее ул инде сезгә "Бу экспонатка кагылмагыз!", "Якын килмәгез!", "Фотога төшермәгез!" дип, һәр адымыгызны күзәтә торган өлкәннәр музейлары түгел! Монда андый чикләүләр юк! Теләсәң, экспонатларны алып уйнарга да, зал уртасында йөгереп йөрергә дә, яңа һөнәрләр үзләштерергә дә була.

франкфуртта 1

Шәһәр трамваенда


Музей Франкфуртта, Иске шәһәрдә урнашкан. Ә инде бөтен Иске шәһәрне иңлим дисәң, махсус трамвайга утырырга була. Бу трамвай туристлар һәм шәһәр кунаклары өчен экскурсияләр оештыра. Ә сәяхәт тагын да рәхәтрәк булсын өчен, трамвайда бар кешегә дә алма согы тараталар!

Франкфуртта 2

Ничек барырга?


Бу сорау бездә күптән тумый инде. Җәйдән бирле "Казан" аэропртыннан туп-туры Франкфуртка самолетлар оча бит. Алар көз һәм җәй көннәрендә дә очачак. Алай гына да түгел, бу рейс белән очучыларга хәзер Германия шәһәрләренә поездда сәяхәт итү өчен бердәм билет тәкъдим ителә. Ул 40 евро тора, ә безнең кебек, зур компания белән җыелышып барсагыз, 10% ташлама да бирелә.

Франкфуртта 3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев