Логотип Идель
Ялкын

"БАЛАГА ЯРДӘМ КИРӘК!"

Камиль Б., 5 яшь Казан, Татарстан

Код: 233

Статус: гаилә

Диагнозы: ДЦП, спастический тетрапарез.

211 500 сум кирәк! Камилгә биш яшь. Ул гаиләдә беренче бала. Камил туган вакытта өч тапкыр кендек җепсәсенә чорналган була. Шуның аркасында бик авырлык белән дөньяга килә. 20 көннән соң көзән тота башлый. Камилне табиблар тикшергәннән соң: ДЦП, спастик тетрапарез дигән диагноз куялар. Камил начар йоклый, авырлык белән генә ашый, башын тота алмый иде, 1 яшьтән сон гына янга ята башлаган, үсешкә таба үзгәреш булмаган диярлек. Хәзерге көндә дә Камил начар йоклый. Баш миенең дөрес эшләмәве аркасында кул-аяклар мускулатурасы начар хәрәкәт итә. Ул мөстәкыйль утыра алмый; тигез, каты җирдә генә борыла ала, кулы белән әйберләрне кай вакытта гына тота. Аның хәрәкәт итү теләге, хәрәкәтләнә алмагач аны тагы да күнелсезләндерә. Аның әти-әнисе «Детские Домики» ярдәм фондына мөрәҗәгать иттеләр. Алар 5 ел буе малайларының сәламәтлеге турында кайгырталар: күп тапкыр үзебезнең шифаханәләрдә даваланалар, иппотерапия курсын үтәләр, ике тапкыр Польшага дәваланырга баралар, Мәскәүдә 2 тапкыр аминокислотлар белән дәваланып карыйлар. Хәзерге көндә Камил амбулатор рәвештә сәламәтләндерү санатория комплексына һәм бассейнга йөри. Аның әнисе язуы буенча: «Камил башын һәм гәүдәсен әйбәтерәк тота башлады. Шушы көнгә кадәр бик аз гына булса да, ләкин, алга таба мөһим үзгәреш бар. Безнең ярдәм белән генә булса да ул йөрергә маташа». Сабый хәрәкәтләргә игътибар итә, көлә, авазлар әйтеп, сөйләшергә тырыша. Ул бик шат , киң күңелле бала. Аның кечкенә энекәше белән уйныйсы килә. Хәзерге көндә Камил өчен дәвалануны дәвам итү бик кирәкле һәм мөһим. Малайның әти-әниләре ярдәм сорап безнең фондка мөрәҗәгать иттеләр: баланың хәлен яхшырту өчен тернәкләндерү курслары үтәргә кирәк. Ел буена кимендә өч тапкыр үтү кирәк бу курсларны. Сезнең ярдәмегездән башка, Камилгә һәм аның гаиләсенә бу зур кайгыны җиңү мөмкин түгел. Бергәләп булышыйк!Снимок экрана 2016-03-23 в 12.22.19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев