Психология тег белән яңалыклар
-
ПСИХОЛОГЛАР СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ УТЫРУЧЫЛАРНЫ 3 ТӨРГӘ БҮЛГӘН
Соңгы елларда психологлар һәм психиатрлар социаль челтәрләрнең кешенең психик сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен өйрәнеп бик күп тикшеренүләр үткәргән һәм кызыклы нәтиҗәгә килгән. Кулланучыларның социаль челтәрләрдә аралашу стиле турында күбрәк белер өчен, Британия психологлары эксперимент үткәргән. Анда дөньяның төрле илләреннән барлыгы 526 кеше катнашкан. -
«ЯРСЫМА КҮҢЕЛ, ЯРСЫМА» ШУНДЫЙ ТАНЫШ ҺӘМ ЯТ СТРЕСС ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Стресс сүзе заманабызның иң еш кулланыла торган сүзләре исемлегенә керәдер, мөгаен. Сүз ешрак яңгыраган саен асыл мәгънәсен тизрәк югалта бара. Стрессның да төп мәгънәсе онытылды бугай. -
ПРОКРАСТИНАЦИЯ – ЯЛКАУЛЫК «ЧИРЕ» ГЕНӘМЕ?
Соңгы арада үз-үзеңә «Мин арыдым, соңрак хәл итәрмен, иртәгә эшләрмен әле, әйдә, качмас» ише сүзләрне ешрак әйтә башлагансың икән, уйланырга вакыт. Чөнки синең явыз прокрастинация кочагына эләккән булуың бар. Ә аның нәрсә икәнен һәм аңа каршы ничек көрәшәсен язмамнан белерсең. -
КОМПАНИЯ БЕЛӘН УЙНАР ӨЧЕН 7 ПСИХОЛОГИК УЕН
Дуслар белән ял иткәндә, без вакытны өстәл уеннары артында үткәрергә яратабыз. Әмма «Имаджинариум» белән «Мафия» кебекләре инде туйдырырга өлгерде. Компания белән утырганда, барыннан да бигрәк психологик уеннар үтемлерәк санала. Беренчедән, аларның чишелешен белеп булмый. Икенчедән, уен барышында бер-береңне яхшырак белергә мөмкин. Шундый уеннар белән язмада таныш! -
СҮГЕНҮ: ӘДӘПСЕЗЛЕКМЕ, НОРМАЛЬ ӘЙБЕРМЕ?
Сез моны белә идегезме икән – 3 февраль ненорматив лексика көне. 21 гасырда урамда сүгенү сүзләрен ишетү гадәти, хәтта нормаль күренешкә әйләнде. Төрле социологик сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, Россиядә халыкның якынча 70%ы сүгенә. Күпләр хәтта үз сөйләмен әшәке сүзләрдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Әйдәгез, бу катлаулы, әмма кызыклы темага бергәләп фикерләп карыйк: сүгенү – яхшымы, начармы? Аны нинди очракларда куллану урынлы, ә кайчан тыелу кирәк? -
АКЫЛНЫ АЗАТ ИТҮМЕ, ӘЛЛӘ ПРОБЛЕМАЛАРДАН КАЧУМЫ? МЕДИТАЦИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Кемгәдер медитация үз-үзенә якынаерга, ситуацияне үз контроленә алырга, тынычланырга һәм игътибарлырак булырга ярдәм итсә, кем өчендер ул – үз эмоцияләреннән һәм борчуларыннан качар өчен ясалма тынычлык дөньясы. Медитация чын-чынлап файдага булсын өчен нишләргә? Анысын бу язмада ачыкларбыз! -
ИХЛАС ДУСЛЫКНЫ НИЧЕК АЧЫКЛАРГА: 7 СОРАУ
Истанбул университеты психологлары тикшерү үткәргәндә, дуслыкка мондый атама биргән: ул үзара ирекле аралашу, уртак вакыйгалар һәм тигез карашка ия булу һәм бер-береңне хөрмәт итү. Ә синең өчен дуслык ул – нәрсә? Дуслыкның никадәр ихлас булуын тикшерергә тәкъдим итәбез. -
ПСИХОТЕРАПЕВТ КАЛМЫКОВ: «ПРОБЛЕМАЛАРНЫҢ БАШЛАНУЫН СИЗМИ КАЛУ АВЫР, ЧӨНКИ ЯШҮСМЕРНЕҢ ТӘРТИБЕ, КӘЕФЕ ҮЗГӘРӘ»
Елдан-ел бөтен дөнья буенча үз-үзенә кул салучылар артканнан арта. Медицина фәннәре кандидаты, В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты Юрий Калмыков яшүсмерләр арасындагы агрессив тотышның актуальлеге турында сөйләде. -
«БЕРНӘРСӘ БЕЛӘН ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНӘСЕ КИЛМИ...»
«Дус-иш, танышларның һәрберсенең дә кызыксынулары, хоббилары бар. Йөгерәләр, көн саен футбол, волейбол уйныйлар... Мин дә аларга ияреп карыйм, тик миңа кызык түгел. Барысы да тиз туйдыра. Бернәрсә белән дә шөгыльләнәсе килми кебек. Тик алай дөрес түгел бит?» -
НИ ӨЧЕН БЕЗ ҮЗ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕБЕЗГӘ ГАШЫЙК БУЛЫРГА ТИЕШ?
Башкалар янында без үзебезнең иң яхшы якларыбызны гына күрсәтеп өйрәнгән. Кайбер кешеләр кире кагылган булудан куркып, җитешсезлекләрен еллар дәвамында яшерә. Әмма без үз кимчелекләребезгә гашыйк булырга тиеш. Начар якларны яшерүнең нәрсәгә китерә алуын һәм аларны ни өчен яратырга кирәклеген язмада ачыклыйбыз. -
«КАЙВАКЫТ МИНЕ БӨТЕНЛӘЙ ЯРАТМЫЙЛАРДЫР КЕБЕК...»
«Әти-әнием кайсы эшкә алынсам, нишләсәм дә тәнкыйтьли, орыша. Ерак шәһәрдә укучы абыемны гына мактап, үрнәк итеп тоталар. Икебезгә ике төрле карыйлар, авыр... Кайвакыт мине бөтенләй яратмыйлардыр кебек хәтта.” -
ГОСТИНГ, МОСТИНГ, ХАЙПИНГ: МӨНӘСӘБӘТЛӘРДӘГЕ СӘЕР ТРЕНДЛАРНЫҢ АСЫЛЫ
Хәзерге заманда интернетта танышу, мессенджерлар аша кавышу, аннан соң шунда ук аерылышу модага кереп китте. Бүгенге мөнәсәбәтләр бер мизгелдә «кабына» һәм шулай ук бер мизгелдә юкка да чыга. Мөнәсәбәтләрнең шундый сәер «трендлар»ы белән сезне дә таныштырып китәргә булдык әле. -
ПСИХИК СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН НИНДИ ДУСЛАР КИРӘК?
Әгәр дусларыңның бөтенесе дә бертөрле икән, димәк, син нәрсәнедер дөрес эшләмисең. Ягъни, психологлар әйтүенчә, психик сәламәтлек өчен, кеше әйләнә-тирәсенә төрле холыклы һәм тормышка төрле карашлы кешеләрне җыярга тиеш. Бу хакта тулырак – әлегә язмада!
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?