«КАЙВАКЫТ МИНЕ БӨТЕНЛӘЙ ЯРАТМЫЙЛАРДЫР КЕБЕК...»

«Әти-әнием кайсы эшкә алынсам, нишләсәм дә тәнкыйтьли, орыша. Ерак шәһәрдә укучы абыемны гына мактап, үрнәк итеп тоталар. Икебезгә ике төрле карыйлар, авыр... Кайвакыт мине бөтенләй яратмыйлардыр кебек хәтта.”

Аноним, 12 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Мондый ситуациядә, иң беренче чиратта, баланың әти-әнисе белән сөйләшәсе иде. Ә балага менә ниләр әйтер идем: яратмау дигән күренешнең критерийлары үзгә – яратмаганда, сиңа бөтенләй игътибар итмиләр, синең белән кызыксынмыйлар, сине ни мактамыйлар, ни тәнкыйтьләмиләр. Шуңа күрә тәнкыйть булу – ярату юк дигән сүз түгел. Кайвакыт әти-әниләр балалары өчен борчылганда, аның тормышында барысы да яхшы булсын дигән уй белән кирәгеннән артык зур җаваплылык тоя башлыйлар. Әмма баланы башкалар белән чагыштыру – дөрес гамәл түгел. Кызганыч, әмма җәмгыятьтә үзеңне башкалар белән чагыштыру күренеше бик киң таралган, әти-әниләрдә ул аеруча көчле булырга мөмкин, чөнки аларның үзләрен шулай тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә алар үзләре белгән тәрбия ысулларын кулланып эш итәләр. Һәр ата-ана яратуны үзенчә аңлый, үзендә булган кадәрне генә бирә ала.

Мондый хәлдә балага әти-әнисе белән контактка чыгып, үз борчуларын аңлатырга, сөйләшергә киңәш итәм (һәрхәлдә, аралашуга чакыру, иң беренче чиратта – ата-ананың бурычы булса да). Сөйләшүнең агрессиясез, үпкәсез, тыныч булуы мөһим. «Миңа бу хәлдән бик авыр», «мине абыем белән чагыштыруыгызны теләмим», «мин сезнең мине яратуыгызны беләм, әмма мондый ситуацияләрдә сез мине яратмыйсыз кебек тоела башлый» кебек җөмләләр кулланырга була. Мондый сөйләшүдән соң ата-ана уйлана башларга мөмкин.

Айзилә Батырханова, алып баручы, журналист:

– Һичшиксез, әти-әниең сине ярата, ә инде "Яратмыйлар" дигән уйны башыңнан бөтенләй чыгар. Миңа калса, иң яхшысы бу турыда әти-әниең белән уртага салып сөйләшү. Уйлап кара, бәлки син чынлап та кайбер нәрсәләрне тиешле дәрәҗәдә эшләп җиткермисеңдер, ә әти-әниең син инде зур дип күбрәк нәрсә таләп итәдер? Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен сөйләшү, үз фикереңне җиткерү – иң яхшысы!

Инзилә Хөсәинова, студент, журналист:

– Әти-әни өчен беркайчан да яхшырак яки яманрак бала булмый, алар – тигез. Өлкәнрәкләргә исә күбрәк җаваплылык йөкләнә, ата-ана аларга күп эшләрен ышанып тапшыра. Тик баланың еракта яки якында яшәве генә нәрсәнедер үзгәртә дип уйлау, дөрес түгел, минемчә. Янындагы баласын һәрбер әти-әни җил-давыл тидерми сакларга тырыша, бөтен җылысын аңа юнәлтә. Ә инде икенче баласын озак күрми торганнан соң, ул аңа күбрәк игътибар бирә икән, бу гадәти хәл дип уйлыйм. Чөнки тиздән аның тагын берничә атна яки айга китәсе, аерым торасы бар. Ата-ана шушы кыска вакыт эчендә булса да аның күңелен күреп, эч-серләрен белеп калырга тырыша. Мондый очракта туганың өчен сөенергә һәм ата-ана белән бала арасында шундый җылы мөнәсәбәт булуына рәхмәт кенә әйтергә кирәк! Нинди яшьтә булуына, кайда яшәвенә карамастан, әти-әни үз баласы өчен өзелеп тора!

Самат, җырчы:

– Әлеге сорау бик актуаль, чөнки һәрберебез яшүсмер булган. 12-16 яшь – күчеш чорының иң кискен этабы бит ул. «Мине яратмыйлар, мине үз итмиләр», – дигән уйлар килергә мөмкин, әлбәттә. Тик биредә, иң беренче чиратта, абыең, туганың булганга һәм аны мактаганнарына шатланырга кирәк. Аны да шул яшьтә әрләгәннәрдер, тәнкыйтьләгәннәрдер, аңларга кирәк, боларның барысы да тәрбия бирү, эшкә өйрәтү максатыннан эшләнелә, яхшы ният белән! Бу – нормаль күренеш, биредә борчылу урынсыз, минемчә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: