Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН БЕЗ ҮЗ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕБЕЗГӘ ГАШЫЙК БУЛЫРГА ТИЕШ?

Башкалар янында без үзебезнең иң яхшы якларыбызны гына күрсәтеп өйрәнгән. Кайбер кешеләр кире кагылган булудан куркып, җитешсезлекләрен еллар дәвамында яшерә. Әмма без үз кимчелекләребезгә гашыйк булырга тиеш. Начар якларны яшерүнең нәрсәгә китерә алуын һәм аларны ни өчен яратырга кирәклеген язмада ачыклыйбыз.

Кимчелекләрне танымау кешенең үзенә һәм тормышына начар тәэсир итә. Алар белән көрәшкән, аларны яшергән саен, безнең энергиябез юкка чыга. Әгәр без аларны танымыйбыз икән, үзебезнең кем булуыбыздан баш тартабыз дигән сүз. Ә бит кимчелекләрне аңлау кешене көчлерәк итә.

Кимчелекләреңне ярату өчен сәбәпләр:

1. Тора-бара алар синең иң көчле ягыңа әверелергә һәм бөтенләй башка тормыш дәрәҗәсенә китерергә мөмкин.

2. Кешеләр төрле, син кемнеңдер стандартларына туры килергә тиеш түгел. Син – уникаль, башка синең кебекләр җирдә юк, шуңа күрә моның белән горурлан.

3. Син кешеләрне үзең белән таныштырасың һәм уйлап чыгарылган персонажларсыз яшисең икән, мөнәсәбәтләр дә чын һәм гадел була.

4. Бу сиңа проблемалардан качмаска һәм аларны дөрес итеп чишәргә ярдәм итә.

5. Син кимчелек дип санаган сыйфатларның  «фишка»га әверелеп куюы бар.

Үзең кимчелек дип уйлаган якларыңны анализлап кара әле. 3 сорауга җавап бир:

1. Алар чыннан да кимчелекме, әллә инде бу фикерне синең башыңа башкалар керткәнме?

2. Әгәр җитешсезлекләреңне яшерүеңне кинәт белеп алсалар, син нәрсә югалтачаксың?

3. Сине ничек бар, шулай итеп кабул итмәгән кешеләр сиңа кирәкме?

Кәгазь бите алып, үзеңә ошамаган, башкаларга күрсәтергә курыккан якларыңны язып чык. Бу тискәре сыйфатлар белән алга таба эшләүнең 3 варианты бар: алар белән көрәшү һәм аларга капма-каршы сыйфатларны үстерү; тормышта яки берәр төрле һөнәрдә куллану табып, үз кимчелекләрең белән яшәү; тискәре якларың аркасында, вакыт-вакыт күңелсез эмоцияләргә бирелеп, үзеңне һәм әти-әниеңне аларда гаепләү. Әйе, соңгы вариант бик җиңел һәм бернинди дә көч таләп итми. Тик эффектив ысул монда – кимчелекләргә тормышта куллану табып, алар белән яшәү. Мәсәлән, син – саран кеше. Әмма син ул ягыңны дөрес итеп куллана аласың. Әйтик, син берәр ташламалы әйберне сатып алырга телисең ди, тик шул вакытта үзеңнән бу чыннан да кирәкме соң әле дип сорап, туктап каласың. Шулай итеп, кирәксез әйбергә акча әрәм булмый. Бу – саранлык түгел, ә кирәкмәгән чыгымнарга дөрес караш. Көнчелекне исә үрнәк алу, башкаларның уңышлары белән илһамлану сәләтенә әверелдерергә мөмкин.

 

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев