«ЯРСЫМА КҮҢЕЛ, ЯРСЫМА» ШУНДЫЙ ТАНЫШ ҺӘМ ЯТ СТРЕСС ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Стресс сүзе заманабызның иң еш кулланыла торган сүзләре исемлегенә керәдер, мөгаен. Сүз ешрак яңгыраган саен асыл мәгънәсен тизрәк югалта бара. Стрессның да төп мәгънәсе онытылды бугай.
Әгәр дә чын фәнничә әйтсәк, стресс ул – организм реактивлыгының киеренке халәте; бу халәт кешедә гадәттән тыш яисә патологик ярсыткычлар йогынтысында барлыкка килә һәм җайлашу синдромында чагыла.
Кыскасы, беренче чиратта стресс төшенчәсе организмның гомуми биологик һәм физиологик реакциясе белән бәйле. Үз тәртибе белән барган процессларны киеренке халәткә күп нәрсә китерә ала. Эмоцияләр бу исемлектә иң беренче үк түгел әле. Шуңа да шартлы рәвештә без физиологик стрессны психологик яки психоэмоциональ стресстан аерып карыйбыз.
Яхшысы да, начары да
Стресс берничә фазадан тора. Без стрессны гел начар яктан гына беләбез, ләкин чынлыкта, дөньяда һәрнәрсәнеке кебек үк, аның да уңай һәм тискәре яклары бар. Мәсәлән, беренче фазасында, без шомлана, борчыла башлаганда, организмның сизгерлеге арта. Икенче стадиягә күчкәч, организмның ресурслары шактый арта. Гадәти ситуациядә, тыныч вакытта организм бу ресурслар турында “оныта”, кулланмый.
Коточкыч һәлакәтләр вакытында авыр машинаны урыныннан күчерә алган кешеләр, баласын коткарыр өчен үзендә әллә нинди көч таба алган әниләр һәм башка шаккаткыч хәлләр турында ишеткәнегез бардыр. Боларның күбесе чын хәлләр, чөнки стресс организмга оешырга, каядыр почып-качып йоткан көчне тупларга һәм чынга ашырырга мөмкинлек бирә.
Ләкин чамадан тыш ресурсларны куллану, аңлашыла ки, безне зәгыйфьләндермичә калмый. Стрессның өченче стадиясе – йончу. Йончыган, хәлсезләнгән организм тәрбиягә һәм дәвалауга мохтаҗ. Аңа ял бирмәсәң, стресс белән бәйле авырулар пәйда булачак.
Без стресска уңай да, тискәре дә карый алабыз, организм үзе дә аңа төрлечә реакция бирә ала. Физик күнегүләр дә – стресс, әмма андый басымны без үзебез теләп, сайлап алабыз. Сәламәтлеккә зыян салмый торган, хәтта киресенчә, кәефне күтәрергә сәләтле стрессны галим Һанс Селье эустресс дип атарга тәкъдим иткән. Эустресс безгә ахыр чиктә мотивация бирә, безне яшәтә. Аның капма-каршысы – дистресс. Дистресс организмны хәлсезләндерә, йончыта, нерв системасын какшата.
Менталь яки психик дистресс вакытында исә кеше борчылу халәтендә яши, үзен кая куярга белми, килеп чыккан хәлдән чыга алмыйча җәфалана. Психик дистресс озак вакытка яки бөтенләйгә кешенең үзен тотышын үзгәртә ала, башкалар белән мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итә. Аерым төркемнәргә кергән кешеләр психик дистресска ешрак дучар була. Мәсәлән, төрле азчылык вәкилләре, тирә-як мохит үзе үк стресс чыганагы булганга, дистресска тизрәк бирешүчән.
Психологик стресска ничек җавап бирергә
Кайбер галимнәр тәкъдим иткән файдалы киңәшләр белән танышыйк.
– Тирән итеп сулыш алыгыз. Еш-еш сулау үзе үк борчылуны хәтерләтә. Тирән һәм тыныч итеп сулыш алу исә эмоцияләрне көйләргә ярдәм итә.
– Музыка тыңлагыз. Яраткан җырыгыздан эндорфиннар бүленә башлаячак.
– Тынычландыра торган эшләр. Мәсәлән, кемнәргәдер савыт-саба юу кебек эшләр белән мәшгуль булу стресстан арынырга ярдәм итә. Кабатлана торган мәшәкатьләр бу очракта медитацияне алыштыра ала.
– Төсләр дә ярдәм итә ала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, зәңгәр төскә карау яки зәңгәр лампалар яктысында эшләү йөрәк ритмын һәм кан басымын тәртипкә китерергә ярдәм иткән икән.
– Исләр. Эрбет, кара тмин, розмарин, лаванда, ладан исләре тынычланырга һәм кәефне яхшыртырга булыша. Эфир майлары сатып алсагыз, шундыйларга игътибар итегез.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев