Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХОТЕРАПЕВТ КАЛМЫКОВ: «ПРОБЛЕМАЛАРНЫҢ БАШЛАНУЫН СИЗМИ КАЛУ АВЫР, ЧӨНКИ ЯШҮСМЕРНЕҢ ТӘРТИБЕ, КӘЕФЕ ҮЗГӘРӘ»

Елдан-ел бөтен дөнья буенча үз-үзенә кул салучылар артканнан арта. Медицина фәннәре кандидаты, В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты Юрий Калмыков яшүсмерләр арасындагы агрессив тотышның актуальлеге турында сөйләде.

Кызганычка каршы, суицид, шутинг кебек җинаять очраклары безнең илдә еш күзәтелә башлады. Бу исә яшүсмерләр, балигъ булмаганнарның үзенчәлекле тотышы, гаиләдәге проблемалар белән бәйлелеген күрсәтә.

«Яшүсмер белән нәрсәдер булуын бөтен кеше дә сизгән очраклар була. Моны инде дуслар, укытучылар – барысы да күрә. Ләкин ата-аналар гына бу турыда соңгы белә шул», – ди табиб Юрий Калмыков. Еш кына ата-аналар баланың эмоциональ халәте үзгәрүен ялкаулык, иркәлек дип аңлата. Терапевт ата-аналарга баланың җитди проблемалары барлыгын ничек танырга икәнен сөйләде.

«Проблемаларның башлануын сизми калу авыр, чөнки яшүсмернең тәртибе, кәефе үзгәрә. Җитди билгеләр исә – баланың үз-үзен тотышында кискен генә нәрсәдер үзгәрү, башкалардан ябылу, дуслар белән аралашмый башлау, укуга кызыксыну югалту, дәресләрне калдыра башлау. Бу инде бик җитди очрак турында сөйли, анда белгечләр ярдәме кирәк», – дип аңлатты табиб. Бүгенге көндә әнә шундый хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүче психологик хезмәтнең роле арта. Республика клиник психиатрия хастаханәсендә тәүлек буе «Сердәш 129» медицина хезмәте эшли. Белгечләр ышаныч телефоны буенча, шулай ук онлайн режимда ярдәм күрсәтә. Барлык үзенә ярдәм кирәк дип санаучылар да шунда мөрәҗәгать итә ала.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев