Логотип Идель
Бу – сер!..

«БЕРНӘРСӘ БЕЛӘН ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНӘСЕ КИЛМИ...»

«Дус-иш, танышларның һәрберсенең дә кызыксынулары, хоббилары бар. Йөгерәләр, көн саен футбол, волейбол уйныйлар... Мин дә аларга ияреп карыйм, тик миңа кызык түгел. Барысы да тиз туйдыра. Бернәрсә белән дә шөгыльләнәсе килми кебек. Тик алай дөрес түгел бит?»

Аноним, 15 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Яшүсмерлек – «Кем мин? Нинди мин? Мине нәрсә кызыксындыра, ә нәрсә ошамый?» кебек сораулар аша эзләнү чоры. Ярда торып кына диңгезнең нинди икәнен белеп булмый, шуңа күрә экспериментлардан курыкмаска кирәк. Бары тик үзебезгә яңа булган эш-гамәлләр ярдәмендә генә без формалаша алабыз.

Башкалар спорт белән шөгыльләнә дип, әлеге өлкәгә ныклап берегергә кирәкми. Спортка, сәнгатькә, кул эшләренә бөтенләй сәләт булмаска мөмкин – бу нормаль күренеш, без барыбыз да уникаль! Яшүсмер чорда бертуктаусыз эзләнүдә булган, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткермәгән кешеләр күп. Үз-үзеңне көчләп ниндидер эш башкарырга кирәкми, ошамый икән – ташла, башкасын эшләп кара. Психологик яктан сәламәт кешенең бөтенләй кызыксынуы булмый калмый, бары тик эзләнергә кирәк, ә бу кыен процессларның берсе. Чөнки яшүсмер вакытта эчке «мин» әле формалашмаган була һәм башкаларга охшарга тырышу гадәти күренеш. Хаталардан, экспериментлардан курыкмаска киңәш итәм.

Раяз Фасыйхов, Татарстанның атказанган артисты:

– Спорт кызыксындырмый икән, димәк, сәнгать белән шөгыльләнеп карарга кирәк: шигырь язып, җырлап, биеп, берәр төрле уен коралын үзләштереп... Шулай ук җәй көне төрле кызыклы шөгыльләр арасыннан сайлау мөмкинлеге аеруча зур. Минем, мәсәлән, хоббиларым ел фасылына карап үзгәреп тора. Әйтик, кыш көне тау чаңгысында йөрим, җәй көне балыкка барам. Бер дә борчылма, үз кызыксынуыңны еллар аша табарсың!

Әбри Хәбриев, татар эстрадасы артисты:

– Борчыласы юк, кайбер кешеләр яраткан шөгыльләрен 50 яшьтә генә таба. Бәлки вакыты килеп җитмәгәндер. Бәлки нәкъ менә үзеңә хас булмаган, беренче карашка кызыклы булып тоелмаган һөнәр белән шөгыльләнеп карарга кирәктер, шул вакытта да әлеге эшкә мәхәббәт уянырга бик мөмкин бит. Һәрбер кеше үзенчәлекле шәхес, һәрберебезнең үз мавыгуы, шөгыле. Шуңа күрә башкаларга ошаган эш сиңа ошамау нормаль күренеш. Мисал өчен, китап уку, дөньякүләм яңалыклар белән танышу да хобби булып тора ала бит. Бәлки нәкъ менә файда китерә торган гамәлләр сиңа кызыклыдыр, уйлап кара.

Рүзәл Шәрипов, студент:

– Бу очракта «вакыт дәвалый» дигән әйтем туры киләдер кебек. Вакыт уза бара, синең дөньяга карашың үзгәрә. Хәтта югарыда аталган хоббилар да берничә елдан сиңа кызыклы була башларга мөмкин. Яңа өлкәдә үзеңне сынап карарга курыкма, «Бу миңа кызык түгел» – дип бер ташлап киткәннәрендә дә... Шулай ук кеше фикеренә генә карап ниндидер эшкә алынма, чөнки ул синең үзеңә ләззәт китерергә тиеш!  

Гөлнур Гомәрова, мәктәп укучысы:

– Минемчә, бу ситуациядә нәрсәнедер дөрес яки дөрес түгел дип әйтеп булмый. Хәтта олылар арасында да нәрсә белән шөгыльләнергә белмәгән, үз урыннарын тапмаган кешеләр бар бит. Үз кызыксынуыңны яшүсмер вакытта эзләү яхшы күренеш, башкалар шикелле булырга тырышырга кирәкми! Һәр кеше үзенчәлекле. Шуңа күрә төрле өлкәдә үзеңне сынап карарга киңәш итәм. Нәтиҗәдә, үз кызыксынуыңны табарсың дип ышанам.

Дарья ПУЗИКОВА иллюстрациясе

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев