Логотип Идель
Бу – тема!

СҮГЕНҮ: ӘДӘПСЕЗЛЕКМЕ, НОРМАЛЬ ӘЙБЕРМЕ?

Сез моны белә идегезме икән – 3 февраль ненорматив лексика көне. 21 гасырда урамда сүгенү сүзләрен ишетү гадәти, хәтта нормаль күренешкә әйләнде. Төрле социологик сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, Россиядә халыкның якынча 70%ы сүгенә. Күпләр хәтта үз сөйләмен әшәке сүзләрдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Әйдәгез, бу катлаулы, әмма кызыклы темага бергәләп фикерләп карыйк: сүгенү яхшымы, начармы? Аны нинди очракларда куллану урынлы, ә кайчан тыелу кирәк?

Бүгенге көндә сүгенү нинди дә булса күренешкә, кешегә, хәлгә карата тискәре мөнәсәбәтне белдерүче иң киң таралган һәм иң тиз эшли торган ысул. Шунысы да мөһим, күпчелек очракларда сүгенү берәр кемне мыскыллау максатыннан түгел, ә үз хис-кичерешләреңне белдерү өчен кулланыла. Психологлар фикеренчә, цензурага сыймаган лексиканы кешеләр аларны алмаштыра алырлык, шундый ук эмоциональ сүзләрне белмәгәнлектән әйтәләр.

1. Бер тапкыр да сүгенмәгән кешеләр юк.  Стресс халәтендә теләсә кем, хәтта иң тыйнак һәм зыялы кеше дә берничә тыелган сүз ычкындырып куярга мөмкин. Һәм мондый ситуацияләрне нормаль күренеш буларак карарга кирәк, миңа калса. Чөнки ул автомат рәвештә чыга, һәм киеренкелектән котылырга ярдәм итә. Сүгенергә яратучылар арасында хәтта танылган язучылар да булган: мәсәлән, Пушкин, Толстой, Бунин, Маяковский.

2. Сүгенү кимсетү, мыскыл итү максатыннан кулланыла икән, бу бөтенләй башка төсмер ала. Менә бу очракта инде, сүгенү сүзләре урынына конструктив тәнкыйть һәм башка, азрак эмоциональ сүзләр сайларга кирәк. 

3. Шулай ук, сүгенү башка сүзләр белән әйтеп булмый торган халәтне тасвирлау функциясен үти. Ягъни, ул рухи халәтнең аерым нечкәлекләрен чагылдыра ала.

4. Кайбер өлкәләрдә сүгенү сүзләрен аеруча күп кулланалар. Мәсәлән, заводларда эшләүчеләр, йөк машиналары йөртүчеләр, төзүчеләр. Анда сүгенү эшнең тизлеген арттыра, кыска гына вакыт аралыгында барлык җиткерергә теләгән фикерне ачыклый.

5. Мәҗүсиләр исә сүгенү сүзләре авыртуны басу белән беррәттән, начар, караңгы көчләрне куркытырга да сәләтле дип уйлаганнар. Славяннар элегрәк сүгенү сүзләре кергән җырларны кәләш яки кияүгә багышлап туйларда да җырлаганнар хәтта.

6. Иҗтимагый нормалар һәм этикет күзлегеннән караганда, сүгенү тәрбиясезлек күрсәткече булып тора. Андый сүзләр үз-үзеңә генә түгел, әңгәмәдәшеңә дә ихтирамсызлык билгесе булып санала.

Шулай итеп, нинди нәтиҗә ясап була соң? Сүгенү сүзләрен куллану начар түгел. Ә менә сүгенүне теләсә кая, теләсә кем белән һәм бик күп куллану – начар. Сезнең сөйләмегез бары тик шундый сүзләрдән генә торса, моны үзгәртү өчен нидер эшләргә кирәк. Сүгенүне ниндидер кискен ситуациядә, эмоцияләр ташып торганда (чәнти бармакны диван кырыена бәргәндә мисал өченJ) куллану бер хәл, ә даими рәвештә, җөмлә саен андый сүзләрне кыстыру бер дә нормаль күренеш түгел.

Беренчедән, сүгенү телне пычрата. Икенчедән, башкаларга, сүгенмәүчеләргә уңайсызлык китерә. Өченчедән, сүгенү атмосфераны, бөтен әңгәмәне боза. Гомумән, мондый сүзләрне куллану-кулланмау – һәркемнең эше, ләкин этикет кагыйдәләре турында онытырга ярамый. Иң мөһиме – урынлылык принцибын исәпкә алу: дус кеше белән хосусый әңгәмәдә һәр кеше цензурасыз сүзләрне кулланырга хокуклы, ләкин таныш булмаган кешеләр арасында, теләсә кайсы вакытта, урында куллану дөрес түгел.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев