Логотип Идель
Бу – тема!

ИХЛАС ДУСЛЫКНЫ НИЧЕК АЧЫКЛАРГА: 7 СОРАУ

Үсә барган саен дуслар табу кыенлаша башлый. Гадәттә, мәктәптә һәм университетта тапкан дуслар тора-бара югала. Истанбул университеты психологлары тикшерү үткәргәндә, дуслыкка мондый атама биргән: ул үзара ирекле аралашу, уртак вакыйгалар һәм тигез карашка ия булу һәм бер-береңне хөрмәт итү. Ә синең өчен дуслык ул – нәрсә? Дуслыкның никадәр ихлас булуын тикшерергә тәкъдим итәбез.

Галимнәр дуслыкны ачыкларга ярдәм итүче тикшерү үткәргән. 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап биргән. Син дә аларны үзеңә биреп кара:

1. Якын дус дигән сүзне ишеткәч, нәрсә күз алдына килә?

2. Дуслыгыгыз синең гадәтләреңә ничек тә булса тәэсир итәме?

3. Вакыт узу белән дуслыкка карашың үзгәрдеме?

4. Якын дустың белән нәрсәне бүлешәсең

5. Дустың белән бәхәсләшәсеңме?

6. Нәрсә турында бәхәсләшәсез

7. Конфликтны ничек чишәсез?

Нәтиҗәдә, галимнәр кешеләрне берләштерә торган 14 чын дуслык сыйфатын билгеләгән:

1. Хисләр, уйлар һәм гамәлләр белән алмашу.

2. Бергә рәхәт вакыт үткәрү.

3. Бер-береңә мораль һәм кирәк очракта финанс яктан ярдәм итү.

4. Шәхси чикләрне бозмау.

5. Дус хакына кайбер кызыксынулардан баш тарту. 

6. Бер-береңә ышану.

7. Бер-береңне тулыландыру.

8. Дуслыкны сакларга тырышу.

9. Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тырышу.

10. Тирән эмоциональ бәйләнештә булу.

11. Тормыштагы ниндидер бушлыкны тутыру.

12. Бер-берең белән гадел булу.

13. Бер-береңә охшаш, ләкин шул ук вакытта аерылып тору.

14. Еш кына төрле хәлләргә карата бер үк хисләр белдерү һәм үзегезне бертөрле тоту.

Әгәр дустың белән синең арада нәкъ шундый мөнәсәбәтләр икән, моны ихлас дуслык дип атарга мөмкин. Тагын шунысын да әйтү кирәк, галимнәр фикеренчә, олыгайган саен, дуслык үзгәрешләр кичерә. Әйтик, зур яшьтә табылган дуска синең хезмәттәшләрең, туганнарың белән аралашу иркен һәм җиңел булырга тиеш.

 

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев