Логотип Идель
Бу – тема!

ГОСТИНГ, МОСТИНГ, ХАЙПИНГ: МӨНӘСӘБӘТЛӘРДӘГЕ СӘЕР ТРЕНДЛАРНЫҢ АСЫЛЫ

Хәзерге заманда интернетта танышу, мессенджерлар аша кавышу, аннан соң шунда ук аерылышу модага кереп китте. Бүгенге мөнәсәбәтләр бер мизгелдә «кабына» һәм шулай ук бер мизгелдә юкка да чыга. Мөнәсәбәтләрнең шундый сәер «трендлар»ы белән сезне дә таныштырып китәргә булдык әле.

Гомерегездә бер генә тапкыр булса да сезнең белән араны бернәрсә дә аңлатмый яисә телефон аша өзүчеләр булгандыр, шулаймы? Мөнәсәбәтләрдәге шундый аңлаешсыз фокуслар өчен хәтта махсус терминнар да пәйда булган икән бит. Гамбурглы коуч Эрик Херманн аларның асылын аңларга һәм шундый күңелсез хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлата. Бүген без гостинг, мостинг һәм хайпинг дигән терминнар белән танышабыз.

Гостинг

Бу сүзнең тамыры инглиз телендәге ghostтан алынган һәм ул өрәк дигәнне аңлата. Очрашып йөргән кешенең берсе бернәрсә дә аңлатмыйча, кинәт аралашуны туктата. Гостинг комплекслы рәвештә, шәхси очрашулардан баш тарту, телефон һәм социаль челтәрләр яки дуслар аша гына элемтәгә чыгу белән тасвирлана. Мондый сәер фокус хәтта иң яхшы булып күренгән мөнәсәбәтләрдә дә күзәтелә ала. Бу алымны кулланган кеше үзе бик курка, җаваплылыктан качарга тели. Ә шундый ситуацияне кичергән кеше исә күп очракларда көчле психологик җәрәхәт ала. Өстәвенә, бу үзбәягә дә начар йогынты ясый. Гостинг еш кына депрессия, психологик проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин. Психологлар әлеге алымны мөнәсәбәтләрне туктатуның иң авыр төрләренең берсе дип таный. Баш мие өчен ул физик авырту белән бер. Иң мөһиме – бу очракта үзеңнән гаеп эзләмәү. Андый, өрәкне хәтерләтә торган кешегә, вакыт һәм көч сарыф итми, аннан җавап көтми яшәргә өйрәнергә кирәк.

Мостинг

Бу – гостингның бер төре. Очрашып йөргән кеше башта икенчесенә бөтен игътибарын бирә, комплиментлар жәлләми, берничә очрашудан соң ук мәхәббәт аңлата башлый. Үз-үзен болай тоткан кешегә шикләнебрәк карарга киңәш ителә. Чөнки мондый мөнәсәбәтләргә «чумсаң», аннан ул сине көтмәгәндә ташлап китәчәк, хәтта телефонын да алмаячак. Бу алымның куркынычы нәрсәдә? Әлеге мөнәсәбәтләрдән соң сез башкаларга ышанмый башларга, бөтен егетләрне дә шундый икән, дип уйларга мөмкинсез. Тик бу ялгыш фикер! Күңелсез хәлдә калмас өчен, танышкач ук, кешене аңларга, аның нинди икәнлеген ачыкларга тырышып карагыз.

Хайпинг

Хайпинг күзәтелгәндә дә, нәкъ шулай комплиментлар чәчелә, мәхәббәт сүзләре әйтелә, ялагайлык барлыкка килә. Мондый алымны кулланган кешегә сезнең реакциягез, рәхмәтләр белдерүегез бик ошый, ул аңа энергия бирә, үзбәясен күтәрә. Кыскасы, сезнең хакка хайп ясый дигән сүз инде. Өстәвенә, ничек шатлануыгызны, үзгәреп китүегезне күреп, ул рәхәтлек ала, ә аннары артка чигенә, кинәт кенә җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгеллеген аңлата башлый. Әлеге очракны булдырмаска сезгә үз акылыгыз һәм интуиция гына ярдәм итәргә мөмкин. 

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев