Яңалыклар
-
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ӨСТӘМӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ!
Артист тормышы кызыксындырамы? Үзеңне зур сәхнәдә сынап карау, грим ясау, париклар кию һәм, гомумән, сәхнә тормышы мизгелләре белән танышыр өчен «Апуш» балалар театр студиясе – шәп мөмкинлек! -
БЛОГЕРЛАР САБАНТУЕНДА 30дан артык БЛОГЕР БУЛАЧАК!
27 июль көнне Теләче районынының Баландыш авылында Блогерлар Сабантуе узачак! «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге башлыгы Ленар Хуҗин фикеренчә, әлеге сабантуйның төп үзенчәлеге – блогерлар составы. -
«ЯЛКЫН» – ЖУРНАЛ ГЫНА ТҮГЕЛ, УЛ ЗУР БЕР ХӘРӘКӘТКӘ ӘЙЛӘНДЕ»
Җәйнең беренче көнендә гөрләп узган «Ялкын фест»ны искә алыйк әле! Фестивальдә аерым тукталырга кирәкле нокта – подкаст студиясе. Бирегә «Ялкын» белән ничек тә булса бәйле журналистлар, алып баручылар һәм блогерлар чакырулы иде. Алар үзләренең «Ялкын»лы хатирәләре белән уртаклашты, хәзерге яшүсмерләр турында фикерләрен җиткерде һәм журнал киләчәгенә күз салды. -
«ЯШЕЛ СИГНАЛГА СӘЯХӘТ»: ИҖАДИ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
Син шигырьләр яки әсәрләр иҗат итәсеңме? Алайса «Яшел сигналга сәяхәт» республикакүләм бәйгесе синең гаризаңны көтә! -
ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСЛАРЫ БАРМЫ?
19 июль – яңа дуслар көне билгеләп үтелә! Ә татар эстрадасы җырчылары чын дуслыкка ышанамы? Гомумән, якын, тугры дуслары бармы һәм эч серләрен аларга сөйлиләрме? Барысын да белештек, хәзер сез дә укырсыз! -
ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ ТӨШЕМӘ КЕРӘ яки МИН МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘНӘМ...
Быелгы җәем бик үзенчәлекле башланып китте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, билетлар чишү һәм тузан туздырып басуда машинада йөрүнең гадәти тормыш режимына керүен сизми дә калдым... Ялкынлылар, машина йөртүчеләр бармы арагызда? Менә минем дә сезнең сафта буласым килде! Хыялым ансат кына чынга ашар дигән идем, ялгышканмын. Уку йортын сайлый башлаганчы ук уйга калдым: машина йөртергә кайсы сезонда язылсам җиңелрәк булыр икән? -
ЭКОЛОГИЯ, УШУ ҺӘМ ПЕСИЛӘР: БАТЫРЛЫК ТАРИХЛАРЫ
«Бөтен геройлар да плащ кими» диләрме әле? Балаларны склау көне уңаеннан, герой дип атарлык егет һәм кызлар белән сөйләшеп алырга булдык әле. Алдан ук әйтеп куябыз: батырлык кылу – ул кадәр үк катлаулы әйбер түгел! -
ҖЫРНЫ – ӘМИНӘСЕЗ, ӘМИНӘНЕ ҖЫРСЫЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП БУЛМЫЙ!
«Төп хыялым – халык артисты булу» дип кечкенә генә сере һәм зур хыялы белән бүлеште язмабыз герое Әминә. Бер шигем юк, сезнең әлеге кызчыкны төрле бәйге-чараларда яки телевизорда күргәнегез бар. Күп кенә Халыкара, Республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр лауреаты, ачык йөзле җырчы кыз белән әңгәмә корып алдык әле. -
ТИЗДӘН «ҮЗ ТЕЛЕМ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ
Март башында старт алган татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле. -
ПРОКРАСТИНАЦИЯ, САУ БУЛ: ЧЕК-ЛИСТ
Җәйге ялларда бездә булган продуктивлык кайдадыр югалып, прокрастинация, ягъни вакытны файдасыз уздыру белән алмашына. Икенчесе да начар әйбер түгел, бер нәрсә дә эшләмәгәнлектән әле зыян килгәне юк... Тик бар нәрсәнең дә чамасы бар. Көне бу видеолар, мемнар карап утырып та булмый бит. Шуңа да без көннәрегезгә нинди дә булса дәрт өстәп җибәрер өчен махсус чек лист ясадык! -
«КАРАКҮЗ» КИНОФЕСТИВАЛЕНӘ ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ КЕРТ!
29 июльдән башлап 3 августка кадәр «Каракүз»дә кинофестиваль узачак. 6 көн дәвамында тамашачылар дистәләгән фильм карап, режиссерлар белән очрашып, кино-квизларда катнашып җиңүчеләрне билгеләячәкләр. -
ИҢ ЯХШЫ ВОЛОНТЕРЛАРГА ПРЕМИЯ ТАПШЫРАЛАЧАК?
Игелекле эшләрегез турында сөйләргә ашыгыгыз! «Игелекле Татарстан-2024» волонтерлык өлкәсендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Гариза кампаниясе 7 августка кадәр дәвам итә, ә аның нәтиҗәләре 14 декабрьдә ясалачак. -
«КЫСЛА» ДУСЛАР, НИНДИ СЕЗ?
Селена Гомес, Вин Дизель, Владимир Маяковский, Әбри Хәбриев, Раяз Фасыйхов, Римма Ибраһимова... Әйе, әлеге кешеләр Кысла йолдызлыгында туган! Нинди икән алар? Хәзер ачыкларбыз! Сүз уңаеннан, бу елны «Ялкын»ның һәр санында йолдызлык билгеләре турында язабыз: Балык, Кучкар һәм Сукоярлар турында инде яздык, ел азагына кадәр башкалары да булачак! -
«АЛДЫНГЫЛАР»ның ДИЗАЙНЕРЫ БУЛ!
Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең дизайнын эшләүче балалар командасын җыялар! Инде бу җәйдән оешманың үз онлайн-кибете эшли башлаячак, биредә теләгән һәр бала үзенә «Алдынгылар» символикасы булган әйберләрне сатып ала алачак. Өстәвенә, теләгән һәр бала мерчка үзенең өлешен кертә ала! -
ӘНИ, МИҢА 17 ЯШЬ ҺӘМ МИН – МИЛЛИОНЕР!
Бу язма сиңа шәп мотивация һәм «теләсәң һәм тырышсаң бөтен нәрсәгә дә ирешеп була» дигән сүзләргә мисал булып торыр, дип уйлыйм. Әгәр дә син нәрсәгә дә булса тотынмавыңны «мин мәктәптә укыйм»га сылтыйсың икән, бу язманы ахырына кадәр укып чык. Мин сиңа ничек мәктәп укучысы була торып та, имтиханнарга әзерлекне онытмыйча, зур сумма акча туплап булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп китәчәкмен.
Белми калма
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ