ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
10-12 гыйнварда «УРАМ» экстрим-паркында һәм Original People брейкингы мәктәбендә TEN SPIRIT 3 брейкингы буенча өченче балалар-яшүсмерләр турниры узачак. Аны «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештыралар.
Бу чараның нигезе Брейкинг һәм урам сәнгате буенча COMBOnation халыкара турнирына барып тоташа. Ул республикада инде 16 ел рәттән уздырыла һәм Татарстан башкаласында дөнья буенча 5 меңнән артык биюче һәм урам мәдәнияте эшлеклеләрен җыя.
Бу турнирда көндәшлек шулкадәр зур ки, брейкинг белән яңа гына шөгыльләнә башлаган балалар башка шәһәрләрдән һәм илләрдән тәҗрибәлерәк белән бер үк номинацияләрдә ярыша алмыйлар. Махсус алар өчен TEN SPIRIT турниры уйлап табылган да инде, ул яшь биючеләрне үстерү өчен мәйданчык булып тора.
Ярышлар иҗат потенциалын ачуга юнәлеш ала. Шул ук вакытта судьялар спорт кагыйдәләрен исәптә тотачак. Мәйданчыкта бию, яшьләр субкультурасы һәм заманча олимпия спорты берләшәчәк.
TEEN SPIRIT-3 кысаларында ярышлар төрле номинацияләрдә узачак:
- Кәгазьдә граффити буенча контест
- BEST KID PRO
- BEST BBO, җиңүчеләр 2025 елның көзендә Швейцариядә узачак GROVE SESION чемпионатының дөнья финалына чакыралачак
- 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге брейкинг биючеләре өчен контест
- FLOW ATACK – катнашучылар Toprock / Footwork / Floorock күрсәтәчәк
- TRICKONOMETRY – баттл, судьялар катлаулылыкны гына түгел, стиль, музыка, хәрәкәтләрнең оригинальлеген бәяләячәк
- TMNT (aka Teenage Mutant Ninja Turtles) – Россия брейкингы мәктәпләре арасында командалы ярыш
- POWERMOVE BATLE – бергә бер системасы буенча классик батл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
Нет комментариев