Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Казанда пилотсыз авиация системаларын (БАС) үстерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Татарстан бу өлкәдә яшь белгечләр әзерләү буенча алдынгы урыннарда.

 «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» («Кадры для БАС») федераль проекты балаларга өстәмә белем бирүне үстерүгә һәм яшьләр сәясәте чараларын гамәлгә ашыруга, шулай ук пилотсыз авиация системаларын (БАС) эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә белгечләр әзерләү системасын булдыруга юнәлтелгән. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җитәкчелегендә уза.

Бүләкләү тантанасында шушы проект кысаларында гамәлгә ашырылган берничә бәйге-фестивальгә нәтиҗәләр ясалды, катнашучы һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

  1. Россиякүләм пилотсыз очу җайланмалары фестивале «Дотянуться до Неба» 2024 елның 26-28 сентябрендә Казанда Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узган. Чарада пилотсыз очкычларны төзү һәм программалаштыру белән кызыксынучы 2,5 меңгә якын мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнашкан. Төрле университет вәкилләре хәтта балалар да идарә итә ала торган дроннар тәкъдим иткән.
  2. «Молодежные инженерные команды» – БАС өлкәсендә кадрлар әзерләү программасы. Татарстан катнашучы командалар саны буенча Россиядә икенче урында тора. Проектта теркәлеп, катнашучылар БАСта махсуслашкан компанияләр куйган реаль техник биремнәр өстендә эшләгән, аларга экспертлар тарафыннан ярдәм күрсәтелгән.
  3.  «Колония на Марсе» бәйгесе – студентларга һәм техник юнәлештә яшь белгечләргә практик мәсьәләләрне чишүдә уникаль тәҗрибә бирә торган инновацион конкурс. 2024 елның декабрендә конкурста 50 яшь белгеч катнашкан. Алар акчалы призлар алу мөмкинлегенә ия булганнар.

Илебездә авиамодельле спорт өлкәсендә иң-иңнәре:

F-5J модельләре классында Россия чемпионаты – 3 урын Әхмәтшәрипов Ренат Римович.

F-1A модельләре классында Россия чемпионаты – 2 урын Поляев Валерий Андреевич.

F-1B модельләре классында Россия Кубогы – 2 урын Усейнов Тимур Сөләйман улы.

F-5J модельләре классында Россия чемпионаты – 1 урын һәм F-3J модельләре классында Россия кубогы – 1 урын Сёмин Никита Александрович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев