Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРНЫ – ӘМИНӘСЕЗ, ӘМИНӘНЕ ҖЫРСЫЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП БУЛМЫЙ!

«Төп хыялым – халык артисты булу» дип кечкенә генә сере һәм зур хыялы белән бүлеште язмабыз герое Әминә. Бер шигем юк, сезнең әлеге кызчыкны төрле бәйге-чараларда яки телевизорда күргәнегез бар. Күп кенә Халыкара, Республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр лауреаты, ачык йөзле җырчы кыз белән әңгәмә корып алдык әле.

Исеме: Әминә Әхмәтҗанова

Туган көне: 26.02.2011

Укый: Казан шәһәре, 116 лицей, 7 сыйныф

«ЭЛЬМИРА КӘЛИМУЛЛИНА БЕЛӘН ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНӘМ»

– Ничә яшьтә җыр-моң белән кызыксына башладың, Әминә?
– 4 яшьтән бирле җырлыйм. 6 яшемдә Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26 номерлы музыка мәктәбендә вокал дәресләренә йөрдем, бирегә беренче тапкыр дәү әнием алып килде. Хәзер исә П.И. Чайковский исемендәге 1 балалар музыка мәктәбенең хор бүлегендә белем алам. Шулай ук 4 ел рәттән индивидуаль рәвештә Эльмира Кәлимуллина белән дә шөгыльләнәм.

– Гаиләгездә синең сыман иҗатка гашыйк кешеләр бармы? Гаиләдә ничә бала сез?

– Без гаиләдә ике бала. Энем музыкага түгел, спортка гашыйк, дзюдо белән кызыксына. Әтием – скрипкада, дәү әнием баянда уйный. Әнием музыкадан ерак кеше.

–  Тагын нинди хоббиларың бар? Энең сыман спорт белән кызыксынмыйсыңмы?

– Фортепианода уйный беләм. Ял итү максатыннан йогага яки йөзүгә барырга мөмкинмен. Шулай ук пешерергә яратам, камыр ризыклары әзерләү аеруча ошый. Пешерергә яраткан ризыгым – синнабоннар.

«БУ ҖЫР МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТҮГЕЛ»

Үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?

– Төгәл генә әйтә алмыйм, тик артист итеп күрәсем килә үземне. Миңа чаралар, төрле телевизион тапшырулар алып бару да, сәхнәдә чыгыш ясау, җырлау да бик ошый. Нинди уку йортына керергә теләвемне дә әле әйтә алмыйм, тик 11 сыйныфка калырга планлаштырам, аннары инде күз күрер.

Блог алып барсаң, ул нәрсә турында булыр иде?

– Мөгаен, үз тормышым турында сөйләр идем. Вокал, артистлар турында. Мин хәзер дә социаль челтәрләремне актив алып барам, анда күбесенчә лайфстайл контент дип әйтер идем.

– Үзең турында без белмәгән 3 кызыклы факт белән бүлеш әле?

1. Мин лимон яратам. Күпләр аны болай гына ашый алмый, ә миңа ул бик тәмле тоела.

2. Балачакта мин 4 яшьтән 7 яшькә кадәр гимнастика белән шөгыльләндем.

3. Хәзер исә эксклюзив: мин үзем җырлар яза башладым.

– Ого! Сер булмаса, беренче иҗат җимешең ничек атала?

Текстын да, музыкасын да үзем яздым. «Тыңлыйм» яки «Сине генә тыңлыйм» дип аталачак ул. Алдан ук әйтеп куям, бу җыр мәхәббәт турында түгел (көлә). Киләчәктә әлеге җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларбыз, дип ышанып калам.

«ПРОДЮСЕР РОЛЕНДӘГЕ КЕШЕМ ДӘ – ӘНИЕМ»

– Яратмаган эшең бармы, Әминә?

– Ялгыз калырга яратмыйм мин. Аралашу, сөйләшү бик ошый чөнки. Минем зур әнкәй дә «Кызым, кешеләрне ярат. Үзең дә ачык бул» дип әйтә иде. Әлеге сүзләр баш миенә кечкенәдән сеңгәндер, минемчә. Шәхес булып формалашуга да тәэсир итми калмагандыр...

– Супер көч сайлау мөмкинлеге булса, нәрсә сайлар идең?

Телепортация! Бөтен җиргә дә өлгерү өчен, бигрәк тә концерт-бәйгеләрдәге чыгышлар вакытында бик урынлы булыр иде. Юлга да вакыт күп китмәс иде.

– Вакыт турында сүз кузгаткач, тайминг буенча сине кем көйли?

– Көндәлек расписаниены әнием һәм мин үзем төзим, менә шундый шәп коллаб. «Продюсер» ролендәге кешем дә – әнием. Чыгышлар өчен киемнәрне бергә сайлыйбыз, социаль челтәрләрне алып барганда да ул булыша.

Бу җәйге каникулга планнарың нинди?

Әлбәттә, алга таба да җырларга, алып барырга уйлыйм, чөнки иҗат каникулда да туктап тормый. Бераз ял итеп алу да кирәк, шуңа күрә «Сәләт-Шәхес»кә барырга исәп. Эш турында да онытырга ярамый, үзебезнең бакчабыз бар, түтәлләр арасында да еш йөрергә туры киләчәк.

«Яраткан кешеләр янында булу һәм яраткан эшем мине елмаерга мәҗбүр итә. Минем өчен бу – тормышта иң мөһим әйбер!» ди Әминә. Чынлап та, язмабыз герое һәрвакыт елмаеп-көлеп кенә тора, һәм аңа бу бик тә килешә! Йөзеңнән бервакытта да елмаю китмәсен, Әминә! Уңышлар сиңа!

Әминәнең җырлавын биредә тыңлый аласыз

Алия Зиатдинова фотолары

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев