Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» – ЖУРНАЛ ГЫНА ТҮГЕЛ, УЛ ЗУР БЕР ХӘРӘКӘТКӘ ӘЙЛӘНДЕ»

Җәйнең беренче көнендә гөрләп узган «Ялкын фест»ны искә алыйк әле! Фестивальдә аерым тукталырга кирәкле нокта – подкаст студиясе. Бирегә «Ялкын» белән ничек тә булса бәйле журналистлар, алып баручылар һәм блогерлар чакырулы иде. Алар үзләренең «Ялкын»лы хатирәләре белән уртаклашты, хәзерге яшүсмерләр турында фикерләрен җиткерде һәм журнал киләчәгенә күз салды.

Шамил Садыйков – «Татмедиа» АҖ генераль директоры:

«Татарстанда, Россиядә «Ялкын» белән таныш булмаган татар кешесе юктыр. 4-5 буын татар баласын нәкъ менә шушы журнал тәрбияләп үстергән. Хәзерге балалар, безгә караганда, тормышка әзеррәк, алар тизрәк өлгерә. Мин алардан кыюлыкка өйрәнәм. «Ялкын» минем өчен яну сүзе белән бәйле. Тормышны ялкынланып, янып яшәргә кирәк». 

Рәмзия Галимова – журналист, рус һәм татар телендәге «Идел» журналлары баш мөхәррире:

«Үземне шушы чараның бер аелгысыз өлеше итеп тоям, хәтта елап та алдым. 4 ел эшләү дәверендә «Ялкын»га бар җанымны бирдем. Без, беренче булып, видеопроектлар төшерә башладык. «Бик матур» проектына видеомонтажер, стилистлар эзләп йөргәнемне хәтерлим. Алып баручыны таба алмагач, ул эшне үземә алган идем».

Айсылу Лерон – блогер, журналист:

«Ялкын» – минем балачагым. Безнең өйдә хәтта «Ялкын»ның калын-калын «подшивкалары» бар иде. Иң зур истәлек – журналда чыккан язмам гонорарына әни белән кәрәзле телефон алдык. Мине телефонлы иткәне өчен «Ялкын»га зур рәхмәт! Журнал бик күп яраткан, якын иткән кешеләрем белән таныштырды. «Ялкын» – һәрвакыт эзләнүдә, ул гел алдарак булырга тырыша, төрледән-төрле җәлеп итү ысулларын кулланып тора, мин журналны әле дә күзәтеп барам».

Илгиз Шәкүров – журналист, телетапшырулар алып баручы:

«Ялкын» белән бәйләнешемә 10 ел үтеп киткән икән инде. Журналга язмаларымны 2013 елда ук җибәрә башлаган идем, тик аны бастырмадылар. Ни өчен икәнен белмим, бәлки, алар чиле-пешлерәк булгандыр. Беренче язмам 2014 елда чыкты. Хәзерге яшүсмерләргә бераз көнләшеп карыйм, чөнки хәзер мөмкинлекләр башка. «Ялкын» – журнал гына түгел, ул зур бер хәрәкәткә әйләнде. Бер генә теләк: «Ялкын»га әле тагын икенче, өченче, бишенче гасырын да каршы алырга язсын!»

Айваз Садыйров – журналист, алып баручы:

«Ялкын» яшьләргә бирә торган вайбына беркайчан да хыянәт итми. Аның яше никадәр олырак булган саен, аралашу теле һәм күңел халәте дә шулкадәр яшәрә бара. Ул үсмерләрнең нинди һава сулауларын, яшьлек күге нинди атом кисәкчекләре белән сугарылганын һәрчак тоя.

Мин үскән чакта «Ялкын»да безнең өчен беркадәр кумир булган шәхесләр, яшүсмерләрнең «каймагы» чыга иде. Аларга карап, мин дә «Ялкын» тышлыгына чыгарга хыяллана идем. Бу хыялны миңа тормышка ашырырга соң түгелдер әле?»

 

Фирүзә Вәлиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев