Логотип Идель
Белми калма

«АЛДЫНГЫЛАР»ның ДИЗАЙНЕРЫ БУЛ!

Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең дизайнын эшләүче балалар командасын җыялар! Инде бу җәйдән оешманың үз онлайн-кибете эшли башлаячак, биредә теләгән һәр бала үзенә «Алдынгылар» символикасы булган әйберләрне сатып ала алачак. Өстәвенә, теләгән һәр бала мерчка үзенең өлешен кертә ала!

«Алдынгылар» бренды төрле ел фасылларына һәм тематикаларга бүленеп ясалачак. Дизайнның бер өлешен балалар үзләре тәкъдим итәчәк. Мондый товарлар аерым бер категориягә кертеләчәк, дип көтелә. Өстәвенә яшүсмер дизайны булган әйберләрдә дизайнер исеме куелачак һәм шул эшләнмәләргә заказ ясаганнан соң махсус хат килеп ирешәчәк.

Брендны булдыруга үз өлешен теләге булган һәр үсмер кертә ала. Моның өчен 18 июльгә кадәр гариза тутырып, эскиз идеяләрен калдырырга кирәк. Берничә иң яхшы вариант сайлап алынып, кибет ачылуга ук, коллекциягә керәчәк.

Ә бәйгегә гариза биргән һәр яшь дизайнер «Алдынгылар»ның махсус дизайнерлар командаларына кертеләчәк. Алар оешманың дизайнеры һәм мода өлкәсендәге белгечләр белән берлектә яңа коллекцияләрне, аларның концепциясен тормышка ашырачаклар. Бәйгедә катнашкан һәр баланы махсус бүләкләр һәм бонуслар көтә. Ә җиңүчеләргә үзләре дизайн ясаган мерч бүләк ителәчәк дип көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев