Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНИ, МИҢА 17 ЯШЬ ҺӘМ МИН – МИЛЛИОНЕР!

Бу язма сиңа шәп мотивация һәм «теләсәң һәм тырышсаң бөтен нәрсәгә дә ирешеп була» дигән сүзләргә мисал булып торыр, дип уйлыйм. Әгәр дә син нәрсәгә дә булса тотынмавыңны «мин мәктәптә укыйм»га сылтыйсың икән, бу язманы ахырына кадәр укып чык. Мин сиңа ничек мәктәп укучысы була торып та, имтиханнарга әзерлекне онытмыйча, зур сумма акча туплап булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп китәчәкмен. Юк, бу лотерея да, казино да, шуның ише шикләндерә торган юллар да түгел. Бу – һәрберебезнең кулында булган реаль мөмкинлек.

МӨМКИНЛЕКЛӘРНЕ КҮРЕРГӘ ӨЙРӘН!

Бервакыт мин үзем өчен иң шәп инсайт ачтым: мөмкинлекләр – адым саен икән, иң мөһиме, аларны күрә белергә кирәк.

Әгәр дә вакыт тапсаң, мин сиңа матди якны ничек кайгыртырга икәнен аңлатырмын. Һәм бу грантлар түгел! Грант – билгеле бер проектны чынга ашыру өчен күчерелә торган акча. Син ахырдан чекларны оешмага тапшырырга тиешсең.

Ә менә Россиякүләм «Твой ход», «Большая Перемена» бәйгеләре мәктәп укучысына миллион сум акча отарга мөмкинлек бирә. Бу акча картага күчә һәм анда бернинди дә чикләүләр юк. Реаль түгел дип уйласагыз... Мин дә шулай уйлаган идем. Шулай да, кызык өчен генә «Большая Перемена» бәйгесенә гариза тутырдым һәм финалга уздым. Финалистларга «Артек» лагерена юллама һәм 200 000 сум күләмендә акча күчерелә. Ә җиңүче исеменә лаек булган мәктәп укучысы миллион сумлык премия белән бүләкләнә.

Менә сиңа мисал! Ислам – гап-гади мәктәп укучысы, минем танышым. Аның җиңү тарихы сиңа да максатыңа ирешерлек көч һәм илһам бирер, дип өметләнәм.

Ислам Гаврилов, Казан шәһәре, 17 яшьлек миллионер:

– Җиңү тарихым 2022 елда очраклы рәвештә башланды. Укытучы апа «Большая Перемена» бәйгесенең нигезләмәсен җибәрде – мин «эшләп карыйм әле» дип гариза тутырдым. Катлаулы булды дип әйтә алмыйм: биремнәр һәркемнең дә кулыннан килә торган. Мәсәлән, видео төшерергә яисә эссе язарга.

Хәзер сезгә әлеге бәйге турында тәфсилләбрәк сөйлим:

– танышу этабында мин үземнең кечкенә чагымнан алып ирешкән уңышларым хакта сөйләдем. Ә эсседа киләчәккә планнарым хакында яздым. Ярымфиналда без яшьләр символы буенча арт-объект төзедек.

«Артек»та исә мин  укыту системасына кертеп була торган үзгәрешләр турында сөйләдем. Жюри әгъзалары тәкъдимнәремне югары бәяләде һәм мине җиңүгә лаек дип тапты – миңа миллион сумлык премия күчерделәр. Мин бу акчаны әрәм итмәскә, үз үсешем өчен кулланырга тырышам.

Бу премиядән тыш мин үз-үземне җиңдем дип саныйм. Яңа танышлар, чиксез мотивация, гомумән, үзеңне яңа кеше буларак хис итү – бөтен хис-кичерешләремне сүзләр белән генә тасвирлап бетерерлек түгел. Сез дә катнашыгыз, үзегезне сынарга курыкмагыз!

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев