Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКОЛОГИЯ, УШУ ҺӘМ ПЕСИЛӘР: БАТЫРЛЫК ТАРИХЛАРЫ

«Бөтен геройлар да плащ кими» диләрме әле? Балаларны склау көне уңаеннан, герой дип атарлык егет һәм кызлар белән сөйләшеп алырга булдык әле. Алдан ук әйтеп куябыз: батырлык кылу – ул кадәр үк катлаулы әйбер түгел!

АЗАТ КӘРИМОВ, 17 ЯШЬ, КФУ IT-ЛИЦЕЕНЫҢ МАХСУСЛАШТЫРЫЛГАН УКУ-ФӘННИ ҮЗӘГЕНДӘ УКЫЙ, 2024 ЕЛДА ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕ АРАСЫНДА ЭКОЛОГИЯ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ.

– Олимпиадага әзерләнгәндә уку комачауладымы?

– Уку олимпиадага әзерләнгәндә комачаулый. Укытучылар үз фәннәренә генә игътибар бирүләрен тели, ләкин күпчелек катнашучылар олимпиадага әзерлекне беренче урынга куярга күнеккән. Кайвакыт мәктәп администрациясе, укучыларның әзерләнүгә күбрәк вакыты булсын өчен, аларны үзе үк дәрестән җибәрә.

– Апелляцияләргә карашың?

– Экология буенча олимпиадада апелляция ярдәмендә баллар өстәү – сирәк күренеш. Бу, мөгаен, предмет үзенчәлегедер. Шуңа күрә бу олимпиадага беркем дә йөрми диярлек. Соңгы этапта катнашкан өч ел эчендә мин беркемгә дә апелляциядә баллар өстәлүен яки киметелүен күрмәдем.

– Олимпиада чишү = БДИ чишү?

– Миңа калса, БДИны яхшы язып чыгу авыррак. Олимпиада синнән бер фән буенча гына искиткеч белемле булуыңны сорый. БДИда исә берничә предмет буенча отличник булырга кирәк, ләкин ике очракта да дулкынланудан котылу һәм игътибарыңны саклап кала белү мөһим.

НИКОЛАЙ ЯКИМОВ, 17 ЯШЬ, КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ 126 ГИМНАЗИЯ УКУЧЫСЫ, ПЕСИЛӘР КОТКАРУЧЫ.

– Ярдәм кирәк булган песиләргә ничек тап булдың?

Беренчесен 5 ел элек үк коткардым. Чүп түгәргә чыккач, гараж янында аунап яткан катыргылар арасында ниндидер тавыш ишеттем. Башта ялгыш ишетелгәндер, дип уйладым. Бераз читкә киткәч, ап-ачык «мияулаган» тавыш ишеттем. Ни өчен? Нәрсә булган? Йөрим шулай, эзләнәм. Безнең ишегалдында такталар бар. Шул такталар арасында бер мәче баласы ята бит! Кечкенә иде үзе, ике атналык кынадыр, үзе җирән төстә. Мин аны үземә алдым.

2 елдан соң шунда ук тагын бер мәче баласына тап булдым. Күршеләр машинасының тәгәрмәчендә мәче утыра. 10 минут узгач, күршеләр машиналарына утырдылар да кузгалдылар. Шул вакытта җитешеп мәче баласын коткармаган булсам,  ул 100% үлгән булыр иде.

– Хәзер алар белән нәрсә булды?

– Мәчеләрнең барысын да –  Маруся, Мася һәм Мусяны үземә калдырдым.

НӘРГИЗӘ ВӘЛИЕВА, 22 ЯШЬ, КДАТУ СТУДЕНТЫ, УШУ КЫТАЙ СУГЫШ СӘНГАТЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНЫ (2019 ЕЛ) ҺӘМ ДӨНЬЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ ПРИЗЕРЫ (2014 ЕЛ), УШУ БУЕНЧА РОССИЯ СПОРТ ОСТАСЫ.

– Милләттәшләреңнең ышанычы еракта чакта сизеләме?

– Әлбәттә, милләттәшләреңнең сиңа ышануы бик мөһим, һәм, әйе, ул еракта чакта да сизелә. Команда һәм башка спортчылар да ярышлар алдыннан, шулай ук аннан соң һәрвакыт җан атарга килә. Аларның янәшәдә булуы сиңа яхшырак ярышырга булыша. Көндәшләр булуыбызга карамастан, ярышларда – гел дуслык атмосферасы.

– «Дөнья чемпионы» исемен алгач, үзеңне ничек хис иттең?

– Зур ярышларда җиңгәннән соң бәхет һәм җиңеллек хисләре кичерәсең, ләкин тиз арада кимчелекләр, хаталар искә төшә башлый, аларны төзәтергә тотынасың, киләсе сезонга әзерләнәсең. Мин үземне җиңүгә генә түгел, ә мөмкин кадәр яхшы чыгыш ясауга көйлим.

– Нәрсә сайлыйсың: укумы, спортмы?

– Элек спортны укудан мөһимрәк дип санаган булсам, хәзер баланс сакларга кирәклеген аңлыйм. Бүгенге көндә яшь спортчыларны укытам һәм аларга спорт принципларын гына түгел, ә дөрес тормыш кагыйдәләрен дә сеңдерергә тырышам.

Эмиль Вәлиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев