Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ ТӨШЕМӘ КЕРӘ яки МИН МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘНӘМ...

Быелгы җәем бик үзенчәлекле башланып китте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, билетлар чишү һәм тузан туздырып басуда машинада йөрүнең гадәти тормыш режимына керүен сизми дә калдым... Ялкынлылар, машина йөртүчеләр бармы арагызда? Менә минем дә сезнең сафта буласым килде! Унынчы сыйныф имтиханнарсыз, иркен ел булгач, сыйныфташларым да мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктылар. Хыялым ансат кына чынга ашар дигән идем, ялгышканмын. Уку йортын сайлый башлаганчы ук уйга калдым: машина йөртергә кайсы сезонда язылсам җиңелрәк булыр икән? Имтиханнарда ничек сынатмаска?...  Бу сораулар сиңа да тынгы бирмиме? Әйдә, бергәләп җавап эзлибез!

ЯШЬ НЮАНСЛАРЫ

Автомәктәпкә язылу өчен 18 яшь тулган булуы мәҗбүр түгел. Укырга 16 яшьтән  керергә мөмкин, әмма тагын бер ярты елыңны көтеп торсаң яхшырак. Беренчедән, медицина белешмәләрен ике тапкыр алырга туры киләчәк, икенчедән, имтиханны 17 яшьтә генә тапшырып була. Кайбер уку йортларында күп очракта имтихан маршрутлары буенча йөриләр. Читтән торып укысаң, ул юллар бераз онытылырга да мөмкин.

«Кайсы сезонда укырга язылсаң җиңелрәк?» дигән сорауга һәркемнең үз фикере. Кемдер көзен-кышын аяк асты пычрак, тайгак, шуңа машина йөртүе кыенрак дисә, кемнәрдер, киресенчә, җәен җәяүлеләр йөри торган юлда халык күп, имтихан тапшырганда кыен була дип саный.

УКУ ЙОРТЫН ДӨРЕС САЙЛА!

А (мотоцикл), M (мопед), В (җиңел машина) категориясенә уку вакыты дүрт ай. Бу аз вакыт түгел, шуңа күрә үзең өчен уңайлы шартлар тудырырга, укыту алымнарын алдан карап куярга кирәк. Гадәттә, автомәктәпләрдә сынап карау дәресләре бар – беренче вариант ошамаса, башкасын сайлый аласың.

N автомәктәп мөдире Максим Никитин белән уку урынын сайлау турында сөйләшеп алдым:  

«Яхшы автомәктәпнең беренче билгесе – югары уку бәясе. Машина йөртүгә өйрәтү арзан була алмый, дәресләр кыйммәтле автомобильләрдә уза, аларга хезмәт күрсәтү дә шактый зур суммага чыга. Әгәр дә автомәктәп бик түбән бәяләр тәкъдим итә икән, димәк бу экономия аның дәресләр санында һәм сыйфатында чагылак дигән сүз. Икенчедән, ТР Автомәктәпләр федерациясенең имтиханнарны беренче тапкырдан тапшыру рейтингын карарга кирәк. Анда даими рәвештә статистика яңартыла, һәр мәктәпнең нинди нәтиҗәләре барлыгын аңларга була. Өченче билге – бәяләмәләр. Автомәктәпне сайлар алдыннан төрле мәйданчыкларда курсантларның фикерләрен укырга кирәк».

ИМТИХАННАРДА НИЧЕК СЫНАТМАСКА?

Танышларым арасында машина йөртү таныклыгына ия булырга теләп тә, имтиханнарын бирә алмам, дип куркучылар күп. Бу – табигый борчылу. Һәр төр сынау безнең өчен тынгысыз уйлар һәм стресс булып тора. Әмма булдыра алганча яхшы итеп, җиренә җиткереп әзерләнсәң, кирәкмәгән борчуларга урын калмас. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә нидер авыррак тоелса яки практика өлешенә өстәмә дәресләр кирәк дип уйласаң, сиңа онлайн дәресләр ярдәм итәр. ПДДга махсус кушымта аша билетлар чишеп әзерләнү күпкә уңайлырак. Шулай ук Ютубта «Автошкола RED» каналын да ачып карый аласың.

Алинә, 19 яшь:

Мин укырга 16 яшемдә язылдым. Әтидән күрепме, машина йөртү теләге инде балачакта ук барлыкка килде. Имтиханнарның ПДД өлешен дә, практикасын да беренче тапкырдан бирдем. Укуы авыр бирелде димәс идем, практика өлеше генә баштарак куркытты.

Зөлфәт, 17 яшь:

Автомәктәпкә узган ел язылдым. Өч категория буенча укыйм: А, B, С. Уку йортын сайлаганда, бер оешмада шушы өч категориягә дә язылу мөмкинлеге булсын дип карадым. Җиңел машина йөртергә укыган кешегә башка категорияләрнең теориясен өйрәнергә дә кирәкми дип саныйм, алар бер үк.  «B»га имтиханның практик өлешен икенче тапкырдан бирдем. Имтихан алучы ГАИ хезмәткәре бик таләпчән иде, беренче тапкырдан тапшыру мөмкин түгел диярлек. Җәяүлеләр йөри торган юлда туктамавым белән хаталандым.

Тәнзилә,  52  яшь

Машина йөртүемә быел 15 ел була. Укырга 37 яшемдә кердем. Бу минем үз теләгем иде дип әйтә алмыйм. Күршем тәкъдим иткәч тә, булдыра алырмынмы икән дип уйладым, чөнки мондый планнар уемда да юк иде. Тормыш иптәшем дә терәк булгач, укырга булдым. Практикадан имтиханны беренче тапкырдан тапшырдым, теория өлешен, ни сәбәпледер, икенче тапкырдан гына бирә алдым, дип хәтерлим.

Илдар,  22 яшь

Укырга 17 яшемдә язылдым. Машина йөртергә кече яшьтән ук хыяллана идем. Интернет челтәрләрендә тәкъдимнәр аркылы яхшы уку йортын таптым. Имтиханның икесен дә беренче тапкырдан тапшырдым. Әзерлеккә бик җитди карадым, онлайн билетлар чишеп, марафон үттем. Яхшы нәтиҗәгә килер өчен, теләк һәм тырышлык кына кирәк.

Нәфкать, 19 яшь

Бер үк вакытта B категориясенә дә, С га да укып куйдым. Уку йортын әти белән берлектә сайладык. Имтиханга онлайн билетлар чишеп әзерләндем. «B»да практик өлешне беренче тапкырдан бирдем, теорияне – икенчедән. Йөк машинасына укыганда, киресенчә, теорияне беренче тапкырдан тапшырып, практика өлешен өченче тапкырдан бирдем. Яхшы итеп әзерләнгән килеш тә имтиханда хаталар чыгарга мөмкин, чөнки нәтиҗәгә күп факторлар тәэсир итә. Сынаулар аша узасыларга регулировщик темасына күбрәк игътибар бирергә киңәш итәр идем, монда хаталануы бик җиңел.

ТАНЫКЛЫК АЛГАЧ НИШЛӘРГӘ?

Финиш полосасына килеп җиткәч, үзегездә җиңеллек хисе тоярсыз. Ни дисәң дә, уку җиңел нәрсә түгел инде ул, күп көч таләп итә.

Белемнәрне һәрчак яңартып торырга кирәк. ПДД имтиханын уңышлы тапшыру белән генә эш бетми, ресурста булу өчен уку дәверендә өйрәнгән дәресләрне кайта-кайта кабатлагыз. Динамик җәмгыятьтә юл йөрү кагыйдәләре дә үзгәреп тора, соңгы яңалыклардан беренчеләрдән булып хәбәрдәр булыгыз! Тәҗрибәгез азрак икән, яхшы иномарка алу турындагы хыялларны бераз гына чигереп торыгыз. Шиксез, бу хыялыгыз да чынга ашар, әмма беренче машина итеп җиңелрәк вариантка тукталсагыз яхшырак. Азакта шуны да истә тотарга кирәк: юлда без үзебез генә түгел, бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк, берничә секунд өчен кабаланмыйк. Имтиханнарга әзерләнүчеләргә уңышлар телим!

Әдилә, 21 яшь

Праваны 19 яшемдә алдым. Кирәк булганга укыдым. Баштарак “нәрсәгә ул, егетем йөртер әле” дип уйласам, соңыннан бу фикеремне үзгәрттем. Тормышта кирәге чыкмый калмый аның. Укуын механикада укыдым, хәзер автоматта йөрим. Механиканы белүем берәр зомби-апокалипсис килеп чыга калса гына кирәк инде – механикалы машинага утырырга туры килсә, ә вдруг!

Мин имтиханны дүртенче тапкырдан гына бирдем. Теория белән проблемалар булмады, практикада хаталандым – берсендә параллель парковканы дөрес эшләмәдем, бүтәнендә поворотникны кабызырга оныттым. Шәһәр мәктәбендә укыганлыктан, яңадан тапшырып карау вакытлары арасында ай-ай ярым узды, авыл-районнарда бу процесс тизрәк бара дип беләм. Менә күз алдына китерегез инде: җәй көне бирә башлаган имтиханны кыш көне биреп бетердем. Җәйге эсседә дә, кышкы суыкта да үз чиратымны көтеп басып тордым. Хәзер укыганыма сөенәм, рәхәтләнеп йөрим – әлегә авыл-районда гына.

Азалия САБИТОВА

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев