Быелгы җәем бик үзенчәлекле башланып китте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, билетлар чишү һәм тузан туздырып басуда машинада йөрүнең гадәти тормыш режимына керүен сизми дә калдым... Ялкынлылар, машина йөртүчеләр бармы арагызда? Менә минем дә сезнең сафта буласым килде! Хыялым ансат кына чынга ашар дигән идем, ялгышканмын. Уку йортын сайлый башлаганчы ук уйга калдым: машина йөртергә кайсы сезонда язылсам җиңелрәк булыр икән?