Яңалыклар
-
ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРНЫ ӘЛМӘТТӘ УЗДЫРАБЫЗ: «КАРАКҮЗ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
19 июльдән башлап, 4 августка кадәр Әлмәттә Татарстанда бу җәйнең иң зур чараларының берсе – «Каракүз» IV Этно-модерн фестивале узачак. 3 атна дәвамында ял көннәрендә шәһәр заманча мода, төрки халыклар музыкасы, гастрофестиваль һәм башка чаралар белән тулачак. Быел «Каракүз»дән нәрсә көтәргә? Программада ниләр булачак? -
КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ПРАКТИКУМ УЗАЧАК
Казанда 15-26 июльдә җәйге музей практикумы уза. Анда тарих, аны өйрәнү һәм саклау ысуллары белән кызыксынган 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнашырга мөмкин. -
БИЛӘРДӘ СӘЛӘТНЕҢ ИҢ КРЕАТИВ ФОРУМЫ – «ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ» ГӨРЛӘДЕ
Биләрдә 1 июльдән башлап 7 июльгә кадәр XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади һәм креатив сменасы – «Иҗат Биләр Форум» узды. Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итте. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ САБАНТУЙЛЫ ПРЕМЬЕРАГА ЧАКЫРА!
11-12 июльдә Кариев театры сәхнәсендә – зур Сабан туе! 43 артист, махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һәм башка күчтәнәчләр нәкъ менә «Тау битендә Сабантуй» премьерасында булачак. -
ҖӘЙГЕ ҺАВАДА ДУСЛАР БЕЛӘН НИНДИ УЕННАР УЙНАРГА?
Сәлам, дустым! Бу эсседә дусларың белән ничек вакыт уздырырга белмисеңме? Ә без беләбез! Иң яхшысы һәм күңеллесе – бергәләп күләгәдә уеннар уйнау. Яраткан эчемлекләрегезне алып, башларыгызга эшләпә, кепкаларыгызны элегез дә, уйнарга йөгерегез! -
«ТАКТАШ FEST» ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Идел» журналы талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан яшь шагыйрьләр өчен «Такташ Fest» дигән бәйге игълан итә. -
2024 ЕЛГЫ «БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» НИЧЕК УЗДЫ?
Кем өчендер җәй – туңдырма, диңгез һәм озын кичке очрашулар белән бәйле булса, икенче бер төркем кешеләр җәйне дуслары белән сменаларга, лагерьләргә барудан башка, төгәлрәк әйтсәк, Сәләт»сез күз алдына китерә алмый. «Сәләт» – Татарстан яшьләре арасында гына да түгел, ә бөтен Россия күләмендә, чит ил үсмерләре арасында да зур танылу алган оешма. Һәм ел да «Сәләт» меңләгән баланы үз тирәсенә җыя. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ОРКЕСТРЫ «ЧАТКЫЛАР» МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНӘ ЧАКЫРА!
10-14 июльдә Шәрык клубы комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыкаль фестивале узачак. Биредә эстрада, Г.Камал театры оркестры чыгышлары көтелә. Шулай ук тамашада музыкаль спектакль тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Татарстанның халык артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та катнашачак. Яраткан җырчыларның чыгышларын «Шәрык клубы» ишегальдында фестиваль көннәре беткәнче кояш баеганнан соң карарга мөмкин. -
ШӘҺӘР БАЛАЛАРЫН – АВЫЛГА: «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»ннән ЯҢА ПРОЕКТ
15 июльдән башлап Татарстанның 5 районында «Ура, авылга» проекты старт алачак. Аны тормышка ашыручылар – «Алдынгалар хәрәкәте». Биредә 5 көн дәвамында 6-17 яшьлек 500дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак дип көтелә. Проекттан нәрсә көтәргә? Безнең язмада укыгыз! -
БУ СОРАУЛАР ДУСКЛЫКНЫ НЫГЫТАЧАК!
Синең дусларың күпме? Син алар белән нинди мөнәсәбәттә? Бер-берегезгә ышаныч ни дәрәҗәдә? Язмада дуслыкны ныгыту буенча киңәш белән бүлешәсебез килә. Бу киңәш бик гади! Дустың белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аның белән тагын да күбрәк якынаерга теләсәң, бер-берегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз. Аларның чын-чынлап сихри көче бар – шуны бел! -
ПАНАМА, ПРИНТЛАР, КҮПКАТЛАМЛЫЛЫК: 2024 ЕЛГЫ ҖӘЙГЕ ТРЕНДЛАРНЫ БАРЛЫЙБЫЗ
Шкафыңа күз салып алыйк әле: якты төстәге киемнәр бармы анда? Ә джинс тукымадан тегелгән төрле комплектлар? Җәйнең иң матур көннәрен бизәргә итәк, шорты, күлмәкләрең әзерме соң? Юкмыни? Борчылма! Иң шәп җәйге трендларны шушы язмада бергәләп барларбыз. -
ЛАГЕРЬ ТУРЫНДА 6 МИФ!
Беренче тапкыр лагерьга барасың, тик ишеткән имеш-мимешләр һәм мифлар аркасында шикләнеп, куркып торасыңмы? Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм кайбер мифларны юк итәргә булдык. -
БАШКАЛАБЫЗ ҮЗӘГЕНДӘ ТАТАР БИЮЛӘРЕ: «ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ?
13 июньнән башлап Кабан күле яр буенда Казан мэриясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре башланды. Алар һәм атна саен пәнҗешәмбе көнне узып, җәй буе барачаклар. Быел ниләр көтелә соң? Безнең язмада укыгыз! -
КЫРЫМДА «ТАВРИДА. АРТ»ТА ЗАМАНЧА БАШКАРУЧЫЛАР ҖЫЕЛАЧАК
26-28 июль көннәрендә Кырымда «Таврида. АРТ» яшь күпмилләтле сәнгать фестивале уза. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килүче заманча яшь башкаручылар катнаша. Нәкъ шушы көннәрдә фестивальдә Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре кумиры – җырчы Дышать (Гөлназ Шакирова) та чыгыш ясый! -
КАЗАНДА БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРИАДАСЫ ГӨРЛӘДЕ
19 июньнән башлап, 23 июньгә кадәр көнне Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узды. Балалар халык иҗаты фестиваленә дип, Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык катнашучы җыелды. Алар – традицияләрне саклаучы яшьләр, фольклор, хореография, халык-җыр һәм инструменталь ансамбльләр артистлары, сәләтле балалар.
Белми калма
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ