Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ ҺАВАДА ДУСЛАР БЕЛӘН НИНДИ УЕННАР УЙНАРГА?

Сәлам, дустым! Бу эсседә дусларың белән ничек вакыт уздырырга белмисеңме? Ә без беләбез! Иң яхшысы һәм күңеллесе – бергәләп күләгәдә уеннар уйнау. Яраткан эчемлекләрегезне алып, башларыгызга эшләпә, кепкаларыгызны элегез дә, уйнарга йөгерегез!

Иң башта киңәш: зур компанияләр өчен уеннарны күләгәдә шәһәр паркларында яисә су буенда уйнау рәхәтрәк булачак. Шунда ук кызынасыз да, яки киресенчә, эсседән бергәләп ял итәсез.

ТВИСТЕР

Миңа калса, бу уен һәр кешедә булырга тиеш. Башкача була да алмый! Әй, син бу уен белән таныштыр бит? Таныш булмасаң, синең кебек борынгы кешеләргә аңлатып узабыз: ул төрле төстәге түгәрәкләрдән торган җәймә рәвешендә эшләнгән. Рулетканы әйләндерүче бер үҗәтрәк дустыгызны сайлыйсыз да, бөтен эшне аңа өясез. Ул әйләндереп җибәрә дә, уенчыларның кайсы нинди адым ясаячагын аңлата. Шуннан уенчының һәрберсе, төрле төстәге түгәрәкләр буенча адымнар ясап, алга күчәргә тиеш. Нәтиҗәдә әкәмәт кызык фигуралар, сәер итеп басып, чүгәләп торулар килеп чыгачак. Чын-чынлап күңелле уен!

БОҖРА

Каршы алыгыз! Чиратта тагын бер шәп уен! Сезгә боҗра һәм аның өчен терәк кирәк булачак. Терәк итеп гади бутылкаларны да алырга мөмкин. Боҗраны да шулай ук, фантазиягезне кушып, үзегез ясый аласыз. Юк икән, маркетплейслардан заказ бирергә мөмкин. Я ярый, анысы бик гади! Уен кагыйдәсе болайрак: чиратлашып бутылкага боҗраны ыргытырга кирәк. Әгәр ул аңа кереп утырса, уенчыга баллар өстәлә. Кемнең никадәр балл җыюын санап барып, иң төз атучыга бүләк әзерләргә мөмкин. Уенда азарт булырга тиеш ич инде! Һәркайсыгыз аннан ушылып, берәр шәп әйбер бүләк итегезJ.

ФРИСБИ

Фрисби – оча торган пластик диск. Арзан да, уен кагыйдәләре дә гади. Гадәттә, 2 команда була. Бер команда уенчысы икенче команданыкына фрисби ыргыта. Икенче уенчының максаты – бары тик бер кулы белән генә дискны тоту. Әгәр диск еракка яисә биеккә ыргытылган булса, балл каршы командага биреләчәк. Шуңа күрә уен кагыйдәсен бозмагыз J.

БАДМИНТОН

Монда аңлатып та торасы юк. Бу уен белән, азрак кына булса да, һәр кеше таныш. Миңа калса, шашлык, ял итү базасы, бадминтон, берничә яхшы дус – ял өчен супер комбо! Шундый ук уңыш белән теннис уенын да башкарып чыгып була.

МИН БЕРКАЙЧАН ДА...

Бу «Хаклыкмы, гамәлме?» уенын хәтерләтә. Маркетплейслардан уен карточкаларын сатып алырга мөмкин. Үзегез генә дә сорауларны уйлап чыгарсагыз була. Уен дусларың турында күп нәрсәләрне белергә ярдәм итәчәк. Кагыйдәләр авыр түгел. Яңгараган һәр сорауга, уенчылар, үзләре эшләп караган гамәлләр очраган саен, берәр бармакларын бөкли. Беркайчан да бу гамәлне кылмаганнар исә тик утыра. Кыскасы, куллардагы бармаклар бөкләнеп беткән кеше уеннан чыгып бара. Уен – кыюраклар өчен генә!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев