Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРНЫ ӘЛМӘТТӘ УЗДЫРАБЫЗ: «КАРАКҮЗ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР КӨТЕЛӘ?

19 июльдән башлап, 4 августка кадәр Әлмәттә Татарстанда бу җәйнең иң зур чараларының берсе – «Каракүз» IV Этно-модерн фестивале узачак. 3 атна дәвамында ял көннәрендә шәһәр заманча мода, төрки халыклар музыкасы, гастрофестиваль һәм башка чаралар белән тулачак. Быел «Каракүз»дән нәрсә көтәргә? Программада ниләр булачак?

«Каракүз» фестивале 2020 елдан башлап үткәрелә. Башта ул 4 көнлек кенә шәһәр фестивале булса, хәзер исә үз эченә бик күп кечкенә фестивальләрне туплаган, ай дәвамында диярлек шәһәр тормышын гөрләткән зур этник проект. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да креатив проектларның асылын ассызыклап узды.

«Каракүз» үз мәйданчыкларында 15тән артык уникаль фестивальне берләштерәчәк. Алар арасында аерым урынны мода күрсәтү, заманча дизайнерларны тәкъдим итү, креатив яшьләрне берләштергән уку-укыту һәм тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыклары, җырлар, гастрофестиваль, юмор кичәләре, бию остаханәләре, квест һәм мунча фестивале алып торачак.

Фестиваль Әлмәтнең төрле мәйданчыкларында узачак, әмма төп сәхнә һәм вакыйгаларның күбесе шәһәрнең танылган пляжында узачак. Биредә шулай ук фестивальнең йөзек кашы булган «Каракүз» рестораны да эшләячәк. Монда кунаклар төрки халыклар аш-суының бүгенге көнгә яраклаштырылган вариантларын авыз итә алачаклар.

«Каракүз» танылган артистларны да җыячак. Андыйлар арасында Раил Арсланов, ОММАЖ төркеме, Антоха МС, Дмитрий Маликов, «Буран әбиләре», Олег Митияев һәм башкалар баш. Ә фестивальнең быелгы хедлайнеры – МОТ. Нәкъ менә ул 4 август көнне ябылу тантанасында чыгыш ясаячак.

Төрки халыкларның мәдәнияте белән танышу өчен «Каракүз» – менә дигән мөмкинлек. Фестивальнең күпчелек чаралары бушлай һәм һәр теләгән кеше өчен ачык. Ә фестивальнең тулы программасы белән аның социаль челтәрләрендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев