Логотип Идель
Иҗат

СОҢГЫ АУ (икенче өлеш)

Мөсәллим картның карашын, юк-юк, күңелен ишек өстендә эленеп торган ау мылтыгы җәлеп итте. Ике ел шунда эленеп тора инде ул. Үрелеп, тузанын сыпырган кеше дә юк. Улына кирәк түгел. Ул үзенең нефть каланчаларыннан башка бүтән берни дә белми, бүтән бер нәрсә белән дә кызыксынмый... Оныгы быел гына, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китеп барды. Анысы үзенең кәмпитеренә кереп чумган. Башкалар белән дә шул кәмпитере аша сөйләшә... Улы да, оныгы да гомерләрендә бер мәртәбә дә: «Мине дә ауга иярт әле», – дип әйтмәделәр. Мөсәллим үзе чакырмады. Бүре ауларга бөтен күңелне көйләп, җанны рухландырып, ныгытып, ышанып, хәтта инанып барырга тиеш адәм баласы... Бүре авы гадәти ау түгел. Сихер-шаукым белән бәйле йола. Чөнки бүре җирдә туган җан түгел, ул – илаһи ишарә. Кешелеккә бүләк итеп тә, сынау итеп тә җибәрелгән рух иясе. Иң көчле ыру-нәселләр көчен саклаучы киек җанвар. Аны атучы кеше шундый ук көчле, егәрле, хәтта илаһи һәм бераз гына шаукымлы булырга тиеш. Мөсәллимдә боларның барысы да булган, күрәсең. Мәрхүмә әнисе сөйли иде: «Сине бүре йотып чыгарды. Шуңа да курыкмыйсың», – ди иде. Бу сүз аның сабый чагындагы бер тарих белән бәйле. Колхозлар төзелгән елларда була бу хәл. Авыл хатыннары кырда эшләп йөргән чак. Балалары да үзләре белән. Алар бер читтәрәк урнашкан куышта әниләре имезгәнне көтеп ята. Бервакыт әнисе имезергә килсә, Мөсәллим куышта юк! Ары чабалар, бире чабалар – һич кенә дә таба алмыйлар. Шунда кемдер күреп кала: басу читендәге ызан буйлап урманга таба бер бүре чаба, авызында төргәк! Басуда кем бар, барысы да дәррәү шул якка ябырыла. Кем чиләк кага, кем агач кәүсәсе төя, кем күккә багып дога укый... Бүре авызына капкан төргәкне ташлап калдырырга мәҗбүр була. Килеп карасалар: төргәктәге бала еларга уйламый да, киресенчә, үзалдына сөйләнеп, көлеп-елмаеп ята, ди...

Мөсәллим карт бик авырлык белән башын түшәктән калкытты. Терсәгенә таянып, баш очындагы калын мендәргә сөялеп утырды. Үрелеп тәрәзәгә бакты. Авыл читендәге бушлык бу юлы аның кәефен җибәрмәде. Ул бу мизгелдә күңелендә туып, зиһенендә ныгып өлгергән карарыннан баш тартырга уйламады да.

Ничек тә мылтыкка барып җитәсе иде! Тагын бер генә мәртәбә кулга аласы, түтәсеннән, көпшәсеннән тотып, сыйпап карыйсы иде... Патронны оясына урнаштырып, чакмага басасы иде... Мылтыкның кулбаш сөягенә бәреп куюын тоясы иде...

Мөсәллим карт аякларын карават читенә төшерде. Тәне, буыннары буйсынмый интектерде. Ләкин аучы бирешергә теләмәде. Ул бит әле аучы! Бүре аткан, соңгы сулышын алып яткан бүреләрнең күк кебек илаһи зәңгәр күзләренә караган сунарчы!

Бик озак барды ул мылтыгына. Күп мәртәбәләр урындыкларга, өстәлләргә таянып, тукталып торды. Барып җиткәч тә, ишек яңа- гына сөялеп, хәл җыеп торды. Ишек башындагы мылтыкны үрелеп алганда, күз аллары томаланып, тагын бер мәртәбә мәрткә китә яз- ды. Җан омтылышы гына коткарып калды. Шушы җан омтылышы, күңел теләге янәшәдә генә эленеп торган сырманы, бүрекне, патрон сумкасын алырга, аннары, ишек тупсасына абына-сөртенә, ишегал- дына, урамга чыгарга ярдәм итте.

Капка төбендәге бүрәнә башына утырып хәл алды. Сырмасын төймәләгәндәй итте. Бүреген батырып киде. Патрон сумкасын барлады. Ниһаять, беренче мәртәбә тонык күккә күтәрелеп карады. Көзнең ахырына ерак булса да, көн шактый суык. Озак вакытлар түшәктә яткан картның тәне бик тиз өшеп, калтырана башлады. Җаны инде күптән өшегән. Сәлимәсен зиратка озаткан көнне үк каберстаннан гүр суыгы алып кайтты ул. Шул суык аның көчен алды, картайтты. Шул суык аны буынсыз итте. Дөнья яменнән, яшәү мәгънәсеннән мәхрүм итте.

Бик кызык өйләнештеләр алар. Кызык дисәң дә инде... Әллә кыз- ганычмы? Араларында кеше бар иде. Каланча Хәбир. Бала чакларыннан ук бу ике егет арасында Сәлимә өчен көрәш барды. Егетләр егетлеген итә алмый идеме, Сәлимә үзе сайлый алмадымы – бу хәл озаккарак китте шул. Бәхәс көтелмәгәндә хәл ителде. Кайсыдыр елны бөтен авыл белән бүре тотарга чыктылар. Аксак Бүренең вожак булып баскан чагы. Бу елны бүре өере тоттырмады, качып китте. Соңыннан шул билгеле булды: Каланча Хәбир бүреген югалткан. Озын буй-сынын бөгә-сыга чытырман арасында бүре куганда, чыбык-чабыкка эләгеп төшеп калган. Шул бүрекне авызына кабып чабып баручы Аксак Бүрене Мөсәллим үзе күреп калды. Әмма атарга батырчылык итмәде. Акыллы бүре буларак, вожак, сиздерми генә, үзен тотарга чыккан аучылар янәшәсеннән качып бара иде...

Һәр аучы белә: ауда бүрек югалту – бик шомлы фал. Бүрек бит ул. Исеменнән үк күренеп тора – бүреләргә бирергә ярамаган әйбер:

«Бүрегә бүрек бирсәң, үкенерсең...» Бүре авызына эләккән бүрекнең иясе барыбер бу ерткычтан кыен күрәчәк – афәткә юлыгачак. Бүре кануны шундый. Шул бүрек исе буенча килеп табачак ул үзенең аучысын. Һәм әҗерен кайтарачак, тиешле үчен алачак...

Каланча Хәбирнең җансыз гәүдәсен абзарлары буенда  табып алдылар. Йөрәге ярылган, диделәр. Тәнендә андый-мондый җәрәхәтләр, тырналган, таланган урыннар табылмаган. Бары тик кан тамырлары шартлаган...

Табиблар, милиция вәкилләре Хәбир мәете тирәсендә кайнашканда, Мөсәллим абзар тирәләрен урап килде. Баштарак ындыр буенда бүре эзләре күреп, аннары печән чүмәләсе төбендә Хәбирнең югалган бүреген табып, җаны тетрәнде...

Шулай алар икесе генә калдылар. Ярәшеп, вәгъдәләшеп, никахка керделәр. Бер-берсенә бик ошыйлар иде. Ярату соңрак килде. Вәгъдәсе, мәхәббәте янына Мөсәллим һәр елны хатыны аяк астына әле генә иясенең тәненнән сыдырып алынган бүре тиресен ташлый торды...

Мөсәллим карт урманга җитеп килә иде инде. Ләкин барган саен адымын тизләтергә тырышса да, юл һаман кыскармады. Яшь чагында бер-ике атлауда килеп җитә торган урман авызы әйтерсең лә, ниндидер бәла буласын сизенгәндәй, куенына эскертләрен җыеп яткан кыр артынарак чигенә иде. Шул кыр уртасындагы ялгыз ка- рагайга җиткәч, Мөсәллим карт тәмам хәле беткәнлеген, башка бер адым да атлый алмаячагын аңлады. Агач төбендәге куе чирәмлеккә авып, чалкан тәгәрәде. Күк һаман төссез һәм җансыз иде. Карагайның сирәк-мирәк яфраклары арасыннан ник бер сыңар болыт кисәге агып чыксын!

Шулай да, дөньялыкта ниндидер хәрәкәт бар кебек. Бу хәрәкәт күктә түгел, җирдә! Кайдадыр якында гына!

Мөсәллим карт авырлык белән генә терсәкләренә таянды, башын калкытып, як-ягына каранды. Якындагы эскертләр арасында эленеп калган зәңгәрсу томан йомгагыннан башка берни күренмәде. Кыр, чиксез күк кебек үк, җансыз һәм хәрәкәтсез иде. Бу юлы ул серен ачмады. Ләкин дөньялыкта нинди сер барлыгы барыбер тоелып калды.

Аучы карт башын тагын мендәр кебек күпереп торган үлән өстенә төшерде. Күзләрен йомды. Күңеленә тагын, ургылып, хатирәләр өермәсе килеп керде. Сәлимәсе белән шушы карагай төбендә кавышты ласа ул. Ул вакытта карагай да, алар кебек, япь-яшь иде... Буе да тәбәнәгрәк иде, ябалдашлары да сирәгрәк иде. Син урманны беләсең дип, аны урманчыларга бригадир итеп куйганнар иде. Кырчылык бригадасындагы Сәлимәне, никах ашыннан соң, үзе янәшәсенә атландырып алып килде ул шушында. Аттан төшүгә, Мөсәллим ияр урынына йөргән бүре тиресен карагай төбендәге чирәмгә җәйде. Менә шунда әйтте дә инде аның чая Сәлимәсе, зур, матур күзләрен тутырып карап: «Һәр яткан урыныма бүре тиресе җәярсеңме?» – диде.

Мөсәллим үз сүзендә торды – Сәлимә яткан түшәкне бүре тиресеннән өзмәде. Аның баш очында да, аяк астында да күпереп торган бүре сырты булды. Бүре тиресен сәламәтлеккә, диләр бит, аның Сәлимәсе дә мәңге авырмас кебек иде. Авырды шул... Балалары буй җиткезеп килгән бервакытта кинәт түшәккә егылды ул. Хәлсез, бу- ынсыз, хәтта телсез калып, ниндидер зәхмәтле өянәккә тарыды. Ни тере, ни үле хәлдә калтыранып ятты... Табиблар да, имче карчыклар да берни эшли алмагач, Мөсәллим карт хатынын яңа гына атып ал- ган, җылы парлар чыгарып торган ана бүре тиресе белән төреп куйды. Бер тәүлектән тереләчәк, имеш. Марилардан ишеткән иде ул бу хакта. Тиресен дә шулар ягыннан алып кайтты. Алар бүре атарга татарларны чакыралар, үзләре гомер буе бүре рухыннан куркып яшиләр.

Бер тәүлек бер ел кебек узды. Исеннән, һушыннан язып йоклап яткан Сәлимәсен әллә ничә мәртәбә килеп, тыңлап карады ул – сулыймы? Исәнме? Исән! Ник исән булмасын?! Әнә – күзгә күренеп йөзе яктыра, бит очлары алсулана... Сулышы да тигезләнде, йөрәк тибешендәге ярсу да басылды... Мари кирәмәтчеләренең сүзе рас килде – бер тәүлек дигәндә күзләрен ачты Сәлимә. Күзләрен ачты да, бүре тиресенә төренеп яткан килеш, сорап куйды: «Озак йокладыммы?»

Тагын яшәп киттеләр. Матур яшәделәр. Бер кайгы күрмичә улларын үстерделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Лаеклы ялга чыктылар. Язмыш та, табигать тә аларга мәрхәмәтле булды кебек. Тик, нишләптер, бердәнбер көнне теге каһәр төшкән өянәк тагын килеп керде алар йортына. Буынсыз, тынсыз-җансыз яткан Сәлимәсенә тагын яңа бүре тиресе кирәк иде...

Урманда бер Аксак Бүре генә калган чак. Ике тәүлек айкады Мөсәллим урман-кырны. Күрүен күрмәде, әмма Аксак Бүренең улаганын берничә мәртәбә ишетте. Тавыш – алдаткыч нәрсә. Бүре тавышына барам дип, әллә ничә мәртәбә алданды Мөсәллим. Ниһаять, хәлдән таеп, үләр чиккә җитеп, буш кул белән кайтып керде ул өенә. Аякларын чак-чак өстерәп, мылтыгын сөйрәп, ишек тупсасыннан үткәч, авыру хатыны яткан түшәк янына килеп егылды. Аны гына көткән кебек, Сәлимәсе соңгы мәртәбә күз кабакларын ачты, башын ире ягына борды, хәлсез кулларын Мөсәллимнең иелгән башына куйды, сыйпагандай итте... Шулай ахирәткә җан кошын очырды ул, шулай дөньялык чиген узды...

Бар ул хәрәкәт, бар! Якында гына! Юк-юк, күк йөзендә куелана башлаган болытлар да түгел бу... Өзеләм-өзеләм дип, чак-чак кына эленеп, селкенеп торган агач яфраклары да түгел... Якындагы салам эскертләренең талгын җилдә җилфердәгән кылган ябалдашлары да түгел... Тере бу хәрәкәт, җанлы! Таныш! Бер үк вакытта кадерле, газиз һәм сагышлы, кайгылы... Күңел ярсуына түзеп тора алмыйча, Мөсәллим карт тагын башын калкытты, мылтыгына таянып торып утырды, карагайның кытыршы кәүсәсенә аркасын терәде. Шуннан соң гына карашларын басу-кыр буйлап йөгертте. Тирә-якны өченче тапкыр күзәтеп-барлап чыкканда, аучының үткен карашы уң яктагы эскерт янында баягы зәңгәрсу томанның таралуын, шул урында барлыкка килгән тере җан хәрәкәтен шәйләп алды. Бүре! Аксак! Колагындагы, койрыгындагы карасы әйтеп тора – шул! Тик үзенә охшаман ул. Арт санын чак-чак сөйрәп, ал тәпиләрен чалышайтып, туп-туры Мөсәллим карт яткан карагайга таба килә...

Аучы тоемы белән дертләп уянып киттеме, Мөсәллим карт, бик тиз ис-акылына килеп, мылтыгына ябышты. Аның көпшәсен «сындырып» куйды, патрон сумкасын якынрак шудырды. Күзнең явын алып тора торган кызыл патроннарны ояларына урнаштырганда да күзен Аксак Бүредән алмады. Ә бүре исә, аучысының үткен карашын сизеп, кинәт туктап калды, сөйрәлеп килүче арт сынын, койрыгы белән себереп, астына җыеп куйды да, алгы аякларын җиргә терәп, башын күккә чөйде... Бүреләрне тавышсыз гына да улый, диләр иде, дөрес икән. Бүреләр арасында күпме яшәп, Мөсәллим беренче күрә бу хәлне. Ләкин бу улау бик шомлы. Бүреләрнең тавышсыз улавын үлем улавы диләр, ай-һай, үлемгә бу, һәлакәткә...

Бик бетәшкән иде Аксак Бүре. Йоннары тузгыган, үзе дә талан- ган сарык бәрәненә охшап калган, аяклары имгәнгән, колаклары яткан, койрыгы шәрәләнгән... Бу җанвар мәхлугының бер җаны гнна торып калган иде.

Мөсәллим картның үзенең дә аннан артык җире юк. Әнә бит, кайчандыр бармак очында уйнатып йөрткән ау мылтыгын кулбаш- беләкләренә элә алмый күпме азапланды!.. Әллә хәлсезлектән, әллә көзге суыктан күшеккән куллары аны тыңламый интектерде. Бармаклары да чакма катысын тоеп бетерми иде...

Ә атарга кирәк. Ничек тә Аксак Бүредән үч алырга тиеш ул. Бүре тиресе табылмаганга җан тәслим кылган Сәлимәсе өчен, менә шушы хәлсез, бәхетсез картлыгы өчен... Барысы өчен дә әҗерен кайтарырга тиеш ул бүген. Бу аның соңгы авы, соңгы эше, соңгы теләге, бурычы, анты, әманәте...

Ниһаять, аучы карт мең җәфа белән мылтыгын кулбашына терәп куя алды. Көпшәсен бүрегә төбәде.. Ләкин төбәп бетерә алмады, чакмадагы кулы калтыранып-тартылып китте... Ядрәләрдән азат булучы мылтыкның агач түтәсе аны кабат карагай кәүсәсенә сылап куйды... Мылтык үзе исә, начар гамәленнән оялган кебек, Мөсәллимнең аяк очына төшеп ятты... Шартлау бөтен дөньяны яңгыратты, ул арада әллә кайларда яшеренеп торган кошлар, күккә күтәрелеп, арлы-бирле очып йөри башладылар...

Аксак Бүре генә урыныннан кузгалмады. Кинәт Мөсәллим картның зиһененә барып җитте: бу бүре аның каршына үзе теләп үләргә, атылырга килгән бит! Беркем янына да бармаган, нәкъ менә Мөсәллим янына килгән. Менә алар очраштылар... Бер-берсенә тиң ике йөрәк, ике җан... Шушында аерылышачаклар да... Юк, әлегә алар үлемнең нәрсә икәнлеген белмиләр, бары тик тоялар гына...

Бераз хәл алгач, Мөсәллим карт тагын бер мәртәбә төбәп атып җибәрде. Тагын атты, тагын, тагын... Егерме-егерме биш адым гына читтә утырган Аксак Бүре кыл да кыймылдатмый, кымшанмый- нитми бер урында утыра бирде...

Менә бервакыт Аксак Бүре башын кагып-сикертеп алгандай булды, хәтта калкынып куйды. Тиде, ахры... Әнә бит, күкрәк янбашындагы тырпаюлы йоныннан кан тамчылары тамып тора башлады. Тибеп-тибеп аккан кан, ефәк тасма кебек, җиргә кадәр сузылып төште... Соңгы патроны калды. Мөсәллим карт бу юлы озаклап төбәде.

Күзләре белән түгел, күңеле белән, соңгы көчендә тибеп яткан йөрәге белән төбәде... Бу юлы тидерә алмаса, бүрене дә, үзен дә озак сәгатьләргә сузылачак хәтәр үлемгә дучар итәчәген аңлап төзәде. Туры китерә алмагач, мылтыгын төшереп, күзләрен йомды, бер тын хәл алып торды. Ниһаять, тәвәккәлләде...

Бу юлы утлы ядрәләр Аксак Бүрене артка таба – эскерт читенә үк атып бәрде. Җанвар эт кебек чинап куйды да башын күккә сузып улап җибәрде... Шулай җанын очырды, ахры, ул – бераздан бу моңсу тавыш басылды, тоныкланып калды, аннары бөтенләй юкка чыкты... Әллә Мөсәллим карт аны ишетми генә башладымы? Бу мизгелдә аның үз җаны да тәненнән, җирдәге бәхетле-бәхетсез тормышыннан ахирәт киңлекләренә очарга әзерләнеп беткән иде инде: «Әмәнтә билләһи вә ләләэ икәтиһи вә көтөби вә рөсөлиһи вәл-йәүмиләхири вәл-кадәри хайриһи вә шәрриһи Тәгалә вәл-бәгъ- сивәгъдәл-мәүти...» «Инандым Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә...»

2012, 2 ноябрь

Хикәянең беренче өлеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев