Логотип Идель
Иҗат

СОҢГЫ АУ

(Хикәя)

Бүген Мөсәллим картка сиксән ике яшь тулды. Чынлыкта сиксән яшьлек ул. Соңгы ике елын өйдән чыкмыйча, түшәк иясе булып, үлемнең күзенә карап яшәде. Ике ел буе беркем белән сөйләшмәде, аралашмады. Аның бөтен дөньясы, күңеле, уе тәрәзә яңагына кыстырылган күн тышлы догалык дәфтәре, аннары... ишек башында эленеп торган ау мылтыгы белән бәйле иде...

Хатыны үлгәч, Мөсәллим карт улы һәм килене каравында калды. Карау әйбәт булса да, Сәлимәсеннән соң ул бик тиз биреште, ике-өч ай эчендә аяксыз, буынсыз калды. Хәтәр чир-авырулары булмаса да, бик тиз түшәк иясенә әверелде.

Ап-ак мендәрләргә башын куеп, ак юрганга төренеп, көннәр буе түр караватта ята ул. Улы, килене эштә, оныгы укуда. Картлыкка – ялгызлык, ялгызлыкка сагыш, төшенкелек иярә, диләр бит... Кай- чагында үләсе килә. Кайчагында яшисе килә. Ике очракта да тәрәзә яңагындагы күн дәфтәрне үрелеп ала. Үләсе килгәндә, андагы догаларны укый, укый-укый да, дәфтәрне ябып, күңеленнән сөйли, шулай хәтеренә алып калырга тырыша... Яшисе килгәндә, догалыклар язылган дәфтәр битләре артындагы буш урынга теркәлгән «аучы көндәлеге»н укый башлый...

Үлүе бик авыр, җаваплы, ә яшәү, ничек кенә авыр булмасын, күнегелгән, гадәти, шуңа да җиңелрәк... Шулай микән? «Бисмилләһир-рахманир-рахим. Раббәнә әтина фид-дөнья хәсәнәтә вә ахирәти хәсәнәтә вә кыйнә газәбән-нар...» «Әй, Раббымыз, биргел безләргә дөньяда изге нигъмәтне вә саклагыл безләрне ут газабыннан...»

Бүген бигрәк сәер көн. Йөрәге тибимме-юкмы дип кенә тибә... Туган көн белән үләсе көн шулай буладыр шул... Бүген аның йөрәгендә баягы ике тойгы – үлем хисе белән яшәү кайгысы бергә яши. Бер-берсенә һич кыенлык китермичә, хәтта бергә булудан рәхәтлек кичереп яши алар...

Кыска гына йокысыннан уянганда ук тойды ул бу сәерлекне – бүген соңгы көнен яши кебек. Шулай да, күн дәфтәрдәге догалардан башламады ул укуын. Тынгысызлыкка күнеккән күңелен үзенең ау- чылык-сунарчылык тормышыннан чагылып калган хатирәләргә илтеп бәйләде...

«1972 ел. Февраль. Бу кышта өч бүре атылды. Исән калган бүре өере, үч итеп, авылның унөч сарыгын буды, савымга әзерләнгән ике тана сыерын ботарлады...»

«1976 ел. Март. Алты бүре атылды, бер бүре тотылды. Бу яшь бүре соңыннан, бәйләнгән бавын чәйнәп, качып китте. Авылның җиде сарыгы, ике бозавы ботарланды...»

«1980 ел. Март. Өч айда өч бүре атылды. Берсе капкынга эләкте. Авыл егетләре агачка бәйләп яндырганнар. Дөрес эшләнмәде. Утка – ут. 13 апрельдә астурамның җиде йорты янды. Бүре өере, сигез абзарны тузгытып, унике сарыкны ботарлаганнан соң, мари урманнарына күчеп китте...»

«1985 ел. Апрель. Быел кыш салкын килде. Бүреләр авылдан чыкмады. Дүрт бүре атылды. Бүре өере дә үзенекен итте: авылда унике сарык, дүрт бозау, ике сыер ботарланды. Этләр бетте – кайсын бүре чәйнәде, кайсы качып китте...»

«1987 ел. Апрель. Алты бүре атылды. Бишесе юк ителде, берсе, ядрә чәрдәкләгән арт санын өстерәп, качып китте... Бу кышта яңа бүре өере авыл башындагы сарык фермасының башына җитте...»

«1991 ел. Март. Аучылар дүрт бүре атты. Сигез бүредән торган өер, егерме ике кешелек «ау чылбырын» өзеп, качып котылды. Өер башында яңа вожак. Бераз аксабрак атлаучы соры бүре. Чапканда өч аякта йөгерә. Ике колагында, койрык очында кара бар... Үзе зур булмаса да, күкрәккә калын...»

«1995 ел. Май. Бер бүре атылды. Вожак акыллы. Сизгер. Бүреләрнең алласы булса, шушы бүредер. Өергә якын да килеп булмый. Әллә нинди тозаклардан да алып чыгып китә төркемне. Бу кышта авыл ярты сарыгын югалтты. Ике сыер, бер ат таланды... Бүре авызында тешләнеп исән калган мал көтү башлыгы булып китә диләр иде, дөрес икән. Югары очның шундый бер кола сарыгы авыл көтүенең башында йөри хәзер. Андый сарык янына бүре дә килми. Хикмәтнең дә хикмәте бу...»

«2002 ел. Май. Бер бүре атылды. Анысы да хәлсез, авыру бүре. Кан косып йөргәне. Тиресен тунап тормадылар, ике буй каенга салып, үләт базына илтеп ташладылар. Калган бүреләр җир астына төшеп киткән кебек юкка чыкты. Болары, төлке кебек, эз калдырмый йөрергә өйрәнгән. Өер эзгә-эз басып йөри. Арттагысы койрыгы белән сукмакларын себереп бара... Бер эз бик сәер. Иң алдан бара ул. Бер аягы батып китә, икенчесе кар элпәсен дә төртеп керә алмый... Шул! Вожак! Аксак бүре! Моннан соң вожакның исеме Аксак Бүре булыр. Бу кышта бүре афәте зур булды – тирә-як авылларда унсигез бәрән- сарык таланды, өч бозау, бер ат ботарланды. Бу өер кешегә тими. Кырда юлларына очраган бәндәләрне тасмалап – уратып-уратып уза...

«2006 ел. Апрель. Бер бүре атылды. Зәгыйфь бүре. Аның язмышы хәл ителгән булган инде. Үләт базына илттеләр. Аксак Бүре өере тирә-як авылларга зур зыян салды. Шул ачыкланды: өер башлыгы үзе малларга ябышмый, иң биек көрт өстенә утырып, тирә-якны күзәтә. Үзләре генә белгән телдә улап та ала. Аның барлыгын белсәләр, этләр дә өрми, шыңшынып, ояларында посып утыралар... Бүре шаукымы этләр тавышын ала, диләр бит, дөрес икән. Кара эш эшләнгәч, Аксак Бүре өерне, үзе генә белгән сукмак буйлап, авылдан алып чыгып китә... Дүрт ай эчендә унбер сарык буылды, өч сыер, ике ат таланды... Авылда кара сарык асрамый башладылар. Бүреләр иң элек кара сарыклы йортка төшә...»

«2008 ел. Гыйнвар. Быел тагын бер бүре юк ителде. Аксак Бүре кешеләргә ел саен бер баш бүре биреп бара. Иң авыру, хәлсез җанварны корбан итеп калдыра. Февраль. Бер кичтә дүрт сарык буылды. Бәрәннәргә тимиләр. Үскәнен көтәләрме? Март. Бер төн эчендә җиде сарыкны бугач, бөтен авыл белән чыгып, бүре өерен уратып алдылар. Төрле яклап, кипкән үләнгә ут төрттеләр. Бу юлы өернең яшь бүреләре Аксак Бүре ихтыярыннан ычкынды, «ут сихере»нә эләгеп, аучылар корган капкынга барып керде... Җил кебек, томан кебек йөрүче Аксак Бүре үзе генә качып котылды, унике бүре гәүдәсе кара сөрем катыш кара кан каплаган акланда ятып калды...»

«2009 ел. Февраль. Көзге көтүдәге ике сарык буылды, әрәмәлектә алты айлык бозау ботарланды. Кыш тыныч булды. Күпме эзләсәләр дә, Аксак Бүре табылмады. Эзе бар, үзе юк. Бара-бара да, күккә ме- неп киткән томан кебек, юкка чыга. Бүреләрнең җене булса, шушы бүредер. Җеннәр генә күренмичә йөри ала бит...»

«2010 ел. Гыйнварның унбишендә Аксак Бүре аучылар каршына чыкты. Аларны үз артыннан ияртеп, урманның иң караңгы төпкеленә алып керде. Ике көн адашып йөргәч, аучылар, тәмам хәлсезләнеп, мари ягына барып чыктылар... Әле ярый буран купмады, буран чыга калса, аучыларның берсе дә исән калмас иде...

Февральдә Аксак Бүре тагын берничә мәртәбә күренде. Авылга керми. Маллар да исән. Ерак урманда таланган поши танасы тапканнар. Аксак Бүре эше, диделәр. Күрше авыл аучылары сөйләде: Аксак Бүре читтән килүче бүре өерен куып җибәргән. Өер башлыгы белән кара канга тузынып сугышкан... һәм җиңгән...»

«2011 ел. Көз буе, кыш буе Аксак Бүре күренмәде. Аның каравы, авылда этләр үрчеде. Әрәмәлекне котырган этләр басты. Авыл казларына, үрдәкләренә рәт бетте... Аучыларга мәшәкать кимеде, табигатьнең яме бетте, урман-кырлар җансыз калды... Авылның яме качты...» Мөсәллим карт күн дәфтәрен кабаттан тәрәзә яңагына кыстырып куйды. Юк, бүген догалар укыйсы килмәде... Бу минутта аның күңелендә ниндидер кыргый, мәҗүси тойгы уянып килә иде... Якынлашып килүче үлемнән генә түгел, хәтта яшәү теләгеннән дә көчле иде бу тойгы. Чөнки ул мәңгелек табигатьнең олы сере булып яшәүче бүреләр гаме белән бәйле иде.

Күрде бит ул аны – Аксак Бүрене. Менә шушы тәрәзә аша күрде. Әле кайчан гына, күп булса, биш-алты ай элек... Шәүләсе ә-әнә теге эскертләр арасында күзгә чалынды. Башта зәңгәрсу томан кебек кенә иде. Аннары томан таралып китте дә, Аксак Бүре пәйда булды... Шундук таныды ул бүреләр җенен. Хәтта колагындагы, койрык очындагы карасына кадәр төгәл күргән кебек булды. Ул вакытта хәле бик авыр иде. Шулай да Мөсәллим карт, бар булган көчен җыеп, торып утыра алды. Күзләре белән генә түгел, бөтен күңеле белән шул эскертләр ягына карады. Баягы бүрене күрергә теләде... Күрде... Ике эскерт арасында чатанлап йөргән Аксак Бүре дә аның каравын сизде, ахры, кинәт туктап калды, башын күтәреп, авыл ягына, Мөсәллим карт йорты торган чатка карады. Шулай башын борып бераз карап торды да, эленке-салынкы гәүдәсен чак-чак күтәреп, авыр адымнар белән басу түренә кереп китте... «Ай-һай картайган бу, тәмам бетәшкән, – дип уйлап куйган иде Мөсәллим карт ул вакытта. – Минем хәлгә төшкән...»

Яз төкәнгән чак иде. Хәзер инде урамда кара көз. Берәр атнадан кар төшәчәк. Табигатькә «бүре чоры» керәчәк... Менә ике ел инде Мөсәллим картның кулына мылтык тотканы юк. Сунарга чыкканы юк, киек аулаганы юк. Бүре күргәне юк...

Аксак Бүре бүген дә җан асрый микән? Асрыйдыр... Кая китсен ул? Андый бүреләр үлә димени... Һәрхәлдә, үткән атна башында исән булган әле ул. Эштән кайткан килене сөйләп торды: күрше авылда бер бала югалгач, ниндидер кыргый этме-бүреме авыл кешеләрен, үз артыннан ияртеп, Яманкул чокырына алып барган. «Һау-һау»лап, чиләк төбе кага-кага эт-бүре куып баручы халык ишелгән яр ярыгында яткан, тәмам хәлсезләнеп, үлем хәленә җиткән бала янына килеп чыккан. Бүре үзе дә бик хәлсез булган. Урманга җитәрәк буынсыз калып егылган... Мылтык тотып, тәпәч күтәреп килгәннәргә тешләрен ыржайтып тик яткан... Ләкин аңа тимәгәннәр. Бала табылу шатлыгыннан кешеләр күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек арткан, күрәсең, хәтта гомер буе авылны талап гомер кичергән бүреләр башлыгын да үз язмышы карамагына калдырырлык көч тапкан алар...

Ул бүренең Аксак Бүреме, түгелме икәнен белә алмады Мөсәллим. Бу хәбәрне алып кайткан килене дә башта сөйләгәннәргә өстәп бер сүз әйтә алмады. Үлмәгәндер ул. Аксак Бүре бит ул! Вожак! Бү- реләр алласы! Һич югы, бүреләр җене! Авыл тирәсендә кешеләргә әле шәүлә, томан булып, әле җен булып күренеп китә торган җанвар шул Аксак Бүредер әле!.

Шулвакыт аучы картның күңелен бер сәер уй тырнап узды: «Кем атар соң аны? Кем аны бүреләр ахирәтенә җибәрер? Ул да үлемнең иң чигендә йөридер... 90 нчы еллар башыннан аучылар күз алдында бит... Бүреләргә куелган егерме еллык гомерне яшәп бетергән... Мөсәллим карт кебек, үләргә җай эзлидер... Ә бит чынлыкта аларның язмышлары инде күптән бер-берсенә аерылмаслык булып бәйләнгән. Аучы буларак, ул үз бүресен тудырды, хәзер аны үзе үк үтерергә тиеш. Мөсәллим картның язмышы да шушы бүре кулында... Шуңа да Аксак Бүре аны көтәдер, авыл очына килеп, аучысы- ның тәрәзәсенә төбәлеп утырадыр... Үзенчә чакырадыр... Мөсәллим картны соңгы ауга, соңгы очрашуга чакырадыр...

дәвамы булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев