12 декабрь 2019 яңалыклары
-
«НИ ӨЧЕН?»: АВЫРТУ
Авырту (боль). “Ни өчен?” сәхифәсен шушы темага багышлыйк әле. Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый? Ә ни өчен кайчак авырту рәхәтлек бирә? Нигә яра төзәлгәндә кычыта? -
САГЫНУ ИСЕ
Иртәнге савымнан кайтып, чәй эчеп алганнан соң, Гөлйөзем урын-җирләрне юып алыйм дип, су кайнатырга куйды да, эчке якка кереп, мендәр тышларын салдыра башлады. Авыр эшме ул, җиңелме – нинди булуына карамастан, рәхәт итеп эшли белә ул. Һәр эштән тәм таба. Әле менә мендәр тышын салдыргач та, сүрү аша чыккан мамыкларны берәмтекләп җыеп, буш конвертка салды да матрас астына тыгып куйды. -
ИРТӘЛӘРЕН ТАУЛАР КҮЧЕРЕРЛЕК БУЛЫП УЯНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ? 7 КИҢӘШ
Иртә белән үк арып уянучылар арасында син дә бармы? Алайса безнең язмабыз нәкъ менә синең өчен! Бүген без иртән таулар күчерерлек дәрәҗәдә энергияле булып уяну өчен нишләргә икәнлеген сөйләрбез. -
XXI ГАСЫР: КИБЕРСУГЫШЛАР
Сугыш – коточкыч нәрсә. Үзенең куркыныч максатларына ирешер өчен, ул галимнәрне дә корал камилләштерү эшенә җәлеп итә. Урта гасыр сугышлары белән ХХ-XXI гасыр сугышлары арасында җир белән күк аермасы: элек сугыш коралы берьюлы шулкадәр күп кешене һәлак итә алмаган. -
300 МЕҢ СУМ АЛ: ФИЗИК ЗАТЛАР ӨЧЕН ГРАНТ БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ!
11 декабрьдән башлап, 11 гыйнварга кадәр яшьләргә грантлар буенча ярдәм күрсәтү бәйгесе уза. Моның өчен grantminmol-rt.ru сайтында теркәлергә кирәк. Республика күләмендә уздырыла торган башка бәйгеләрдән аермалы буларак, бу юлы грант алыр өчен, ниндидер иҗтимагый оешманы тәкъдим итәргә кирәкми. Ярдәмне 18-30 яшьлек физик затлар алырга мөмкин. Моның өчен республика бюджеты 7 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк. -
ИМӘНЛЕК УРМАНЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
Ел саен Татарстанда парк-сквер яки берәр иҗтимагый киңлекнең яңартылуы 2015 елдан бирле яхшы традициягә әверелде. Нәкъ менә шул ел республикабызда Парк һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Быел Имәнлек урманының керү ягы да Парк һәм скверлар эшчәнлеге хезмәткәрләренең “кызган таба”сына эләкте. -
ИҢ УҢГАН УКУЧЫЛАРГА МӨХӘММӘТШИН КУЛЫННАН ПАСПОРТЛАР ТАПШЫРЫЛДЫ
14 яшь тулгач, нишлиләр? Төп документ - паспортны алалар! Ә Фәрид Мөхәммәтшин кулыннан паспортны Республиканың иң шәп укучылары гына ала! Димәк, 11нче декабрь, Казан, Дәүләт Советы, сәгать 11.00. “Паспортларны тапшыру ачык дип игълан ителә!”