ИМӘНЛЕК УРМАНЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
Ел саен Татарстанда парк-сквер яки берәр иҗтимагый киңлекнең яңартылуы 2015 елдан бирле яхшы традициягә әверелде. Нәкъ менә шул ел республикабызда Парк һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Быел Имәнлек урманының керү ягы да Парк һәм скверлар эшчәнлеге хезмәткәрләренең “кызган таба”сына эләкте.
Бүген Имәнлек урманының Имәнлек урамы башыннан керүчеләр андагы яңалыкларны, яңа зоналарны инде күреп өлгергәндер. Әлеге керү зонасының эшләре тәмамлануы турында без Татарстан иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасының матбугат сәркатибе Мария Горожаниновага мөрәҗәгать иттек. Ул “Ялкын” журналына соңгы яңалыкларны белдерде:
Имәнлек урманының керү ягы террриториясендәге эшләр тәмамланды, диярлек. Чынлыкта ул ачык, бу районда яшәүчеләр яңартылган инфраструктурадан куллана. Эшләр тулысынча Яңа елга кадәр тәмамланачак. Хәзерге вакытта әлеге территориянең рәсми рәвештә кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел.
Яңартылган территория 5405 квадрат метр мәйданны били. Төзекләндерү дәвамында яңа активлыклар да пәйда булачак. Алар:
– уникаль эскиз буенча эшләнелгән җәмәгать транспорты өчен җылытылган тукталыш;
– спорт җайланмалары прокаты павильоны;
– кечкенә кафе;
– бәдрәф;
– ана һәм бала өчен бүлмә;
– эскәмияләр;
– төсле итеп яктыртылган таганнар.
Шулай ук казанлылар спорт җайланмаларын урманга керә торган җирдә арендага ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
31 июля 2026 - 13:06
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАРГА ЯСАЛМА ФӘҺЕМ БУЕНЧА ТҮГӘРӘКЛӘР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
Нет комментариев